+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 декабрь 2024, 05:31

Әнвәр туганына "Ленин йорты" салыша

Гаиләдә биш бала үсә, әтиләре махсус хәрби операциядә.

Әнвәр туганына "Ленин йорты" салышаӘнвәр туганына "Ленин йорты" салыша
Әнвәр туганына "Ленин йорты" салыша

Яраткан җырчыбыз Әнвәр Нургалиев гаиләдә төпчек булгангамы, әти-әнисенең, абый-апаларының мәхәббәтендә үскәндер. Шуңа да ул аларның һәрберсенә аны хәзер үзе тарата. Апасының һәлак булган кызының балаларын үстерешергә ярдәм итә, калган туганнарын да читтә калдырмый.

«Племянница өчен йорт салу мизгелләре белән бүлешәсем килә. Бераз графиктан артта калабыз, әмма куып тотачакбыз. Мин аны «Ленин йорты» дип атадым, чөнки безнең кияүнең фамилиясе Ульянов. Мин аларга йорт салуда булышудан рәхәтлек алам. Алар 3 кыз һәм абыйларының 2 улын тәрбияли. Дөресрәге, әлегә туганым аларны берүзе тәрбияли, безнең Илюха махсус хәрби операциядә. Җәй башында өй туе үткәрерләр, дип хыялланам», – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Йорт, чыннан да, бик матур, уңайлы күренә. Барлык туганнар да шулай бердәм булсын иде!

Фото: "Татар-информ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас