+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
11 декабрь 2024, 11:29

Үлгән баласы өчен түләүләр алган...

4 ел дәвамында килгән акчаны үз теләге белән кулланган ул.

Үлгән баласы өчен түләүләр алган...Үлгән баласы өчен түләүләр алган...
Үлгән баласы өчен түләүләр алган...

Ишембай районара прокуратурасы «Түләүләр алганда мошенниклык» мәддәсе буенча 45 яшьлек урындагы хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Республика күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2013 елдан хатын-кыз инвалид дип танылган кечкенә кызын карау буенча пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы булган. 2020 елның апрелендә бала вафат булуга карамастан, әнисе бу факт турында Пенсия һәм Социаль страховка фондының территориаль бүлегенә хәбәр итмәгән һәм акча алуын дәвам иткән.

Әйтик, 2020 елның маеннан 2024 елның мартына кадәр хатын-кызның банк счетына 1,5 миллион сумга якын акча кергән, ул аны үз теләге буенча кулланган.

Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган һәм китерелгән зыянны каплаган. Җинаять эше карау өчен Ишембай шәһәр судына җибәрелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас