-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 декабрь , 11:02

"Ирем миңа өч тапкыр "талак" дип әйтергә тиешме?"

Никахны ничек өзәргә?

"Ирем миңа өч тапкыр "талак" дип әйтергә тиешме?"
"Ирем миңа өч тапкыр "талак" дип әйтергә тиешме?"

"Бер ел элек егетем белән никах укыттык. Бер атнадан ул мине ташлап, башка хатынга чыгып китте. Танышларым никахны өзәргә кирәклеген әйтә. Үземә урын таба алмагач, мәчеткә бардым. Бу чыннан да шулай икән. Ул миңа өч тапкыр "талак" дип әйтеп, аерырга тиеш икән. Ә аның бу сүзләрне әйтәсе килми. Мулла әйтүенчә, шуңа шәхси тормышымны җайга да сала алмыйм, икән. Аннан шул рәвешле аерыдмасам, бер нәрсә дә барып чыкмаячак. Никахны өзәр өчен тагын нинди ысуллар бар? Үзе башка хатын белән яшәсә дә, мине аермаячак ул..."

Хөрмәтле укучылар, бу, чыннан да, шулаймы? Кемнәр әлеге хәлләрне кичергән, комментарийларда аңлатып язсагыз иде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: