"Ирем белән аерылышырга булдык. Мин дә түздем, ул да. Биш ел интектек. Безнен әниләр - нык якын ахирәтләр. Балачактан безнен туй турында сөйләшәләр иде.
Ирем дә, мин дә беркем белән очрашып йөрмәдек. Робот кебек, әниләрне тыңлап үстек. Әниләр уйлагач, шулай булырга тиеш иде. Институтны тәмамлап, ике елдан өйләнештек. Бер балабыз бар. Ике яктан да нык ярдәм итәләр, әмма безнең арада мәхәббәт юк. Ул миңа абый кебек, мине дә туганы кебек күрә. Болай яшәве бик авыр. Аерылышырга уйладык. Бик кыен эш. Әниләргә ничек әйтергә белмибез".
Фото: bashinform.ru