Ә яшь әниләр, балалары үсә төшкәч, бу тәмле исне янә эзли башлый. Шулай итеп, йөрәк янына янә бер кош оялый һәм тугыз айдан инде оҗмах чәчәкләре исеннән янә башлар әйләнә
Әмма гаиләгә бала кайту беренче балага ничек тәэсир итә? Аны моңа ничек әзерләргә? Гомумән, гаилә ишәйгән хәлдә нинди мәсьәләләр килеп туа? Әйдәгез, бу хакта табиблар һәм психологлардан сорыйк.
Сәламәт хатын-кыз үз гомерендә 9га кадәр бала таба ала, ди табиблар. Аларның арасы 4 яшькә кадәр булса яхшы. Балага ике яшь тулгач, янә авырга калу турында уйларга ярый. Шул очракта хатын-кызның организмы яшәрә, яңара икән. Моңа кадәр ярты ел кала булачак әни, шулай ук әти дә, спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга тиеш.
Өйгә сабый кайтачагы турында өлкән бала алдан белеп, моңа әзерләнсә, яхшы. Яңа туган сабыйга урын әзерләү, бәлки, булачак абый-апаны бүлмәсеннән күчерү алдан ук башкарылсын иде.
Әгәр сез аны балалар бакчасына бирәсез икән, бәби кайтканчы ул анда йөреп өйрәнгән булсын. Бала үзе өчен килеп туган мәшәкатьләрне сеңлесе, яки энесе пәйда булу белән бәйләмәсен.
Тугыз ай буена йөрәк янында йөрткән баланы кулга алгач, аннан бер минутка да аерыласы килми, шулай да өлкән бала игътибарсыз калмасын – кечесе йоклаган арада аның белән китап укырга, башка берәр уртак шөгыльгә вакыт калдырыгыз. Әлбәттә, ул беразга гына булса да дәү әни, олы апа карамагына күчеп торырга да мөмкин. Бу очракта аралар ераклаша, шуңа да әни кеше өлкән баласына үзенең яратуын ешрак белдереп торырга тиеш. Моның өчен галимнәр раслаган биш мәхәббәт теле бар:
– баланы назлау, тәмле сүзләр белән иркәләү;
– бала белән олыларча аралашу, һәрнәрсәгә аның фикерен белү;
– бергәләп уеннар уйнау, китаплар уку;
– балага ярдәм күрсәтү;
– бүләк алып сөендерү.
Бала белән аңлашу өчен шушы биш телнең берсе дә җитә. Үз балагызның нинди “телдә” ешрак аралашуын күзәтеп, шул телдә аңа якынлашып була.
Әмма, ничек кенә тырышма, барыбер ике бала арасында көнләшү хисе кабынмыйча булмый. Шул вакытта өлкәненә үзенең инде зур үскәнлеге турында ешрак сөйләргә, кечесенең гел генә аның ярдәменә мохтаҗлыгын белдерергә кирәк. Олысының тупаслыгын күрүгә аның игътибарын башкага юнәлтү, ачулы халәтеннән арындыру хәстәрен күрү зарур.
Балагыздан бер көн эчендә үрнәк апа яки абый ясарга тырышмагыз. Әле кичә генә үзе дә бәләкәч булып исәпләнгән бала кинәт кенә абый-апа була алмый. Аны ешрак кочакларга, иркәләргә, кече туганына яхшы мөгамәләсен күреп, вакытында мактап торырга кирәк.
Бәләкәчкә карап, кайвакыт өлкәненең дә нәни балага әвереләсе килә, ул да үзен шешәдән ашатуны, имезлек каптыруны, юрганга төреп куюны сорый. Теләгенә каршы килмәгез. Бу озакка бармый, бик тиз туячак ул.
Балагызга аның ниләр кичерүен аңлавыгызны әйтегез: “Энеңә гел игътибар күрсәтү сиңа бик авырдыр инде”, диегез. Бала үзен аңлауны тойса, элеккечә ярсып, үзенә игътибар таләп итүдән туктар.
Балаларны үзара чагыштырмагыз. “Синең чәчләрең шундый иде, ә кечкенәнеке мондыйрак” дигән сүзне ул үзен тәнкыйтьләү дип кабул итәргә мөмкин. Бу картәти-нәнәйләргә дә кагыла. Аларның яңа туган баланың кемгә охшаганын артык тәфсилләп тикшерүе дә әти-әни колагына барып җитмәсә яхшы.
Бәләкәчкә алып килгән бүләкләрне олысына да ачып карарга рөхсәт итегез.
Балаларның үзара көнләшүенә каршы иң яхшы чара – ата-ана мәхәббәте. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта, ә алар унау. Балаларны тигез яратырга тырышыгыз.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.