+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 декабрь 2024, 05:28

Нәтиҗәләр – яхшы, планнар да зурдан!

Илдә игълан ителгән Гаилә елында куелган максатларга ирешә алдыкмы?

Нәтиҗәләр – яхшы, планнар да зурдан!Нәтиҗәләр – яхшы, планнар да зурдан!
Нәтиҗәләр – яхшы, планнар да зурдан!
2023 елның ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында мөһим Указга кул куйды. Документта әлеге карарның “гаиләләрне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерү максатында” кабул ителүе билгеләп үтелә. Башкортстанда бу юнәлештә зур тәҗрибә тупланган. Бүген исә узып баручы елга берникадәр нәтиҗә ясарга да мөмкин.

Башкортстанда гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Гомумән, бу – республикада гаиләгә багышланган тематик елның инде өченчесе. Әйтик, 2008 ел Башкортстанда Гаилә кыйм­мәтләре елы дип игълан ителгән иде. 2018 ел да төбәктә Гаилә елы дип игълан ителде. 2024 ел Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы булды, моны гомумфедераль Гаилә елының дәвамы дип санарга була.

“Без гаилә турында кайгыртырга тиеш. Ил яки республика җитәкчелеге елны нәрсәгәдер багышлаганда, бу көчебезне шул юнәлештә туплау өчен эшләнә. Башкортстанда Президент­ның гаиләне ныгыту буенча карарларын үтәячәкбез. Шулай ук киләсе ел Башкортстанда – Сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле кешеләрне хәстәрләү елы, дигән карар кабул ителде, – дигән иде нәкъ бер ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Русиядә Гаилә елын үткәрү буенча төп чаралар планы хокукый мәгъ­лү­матның рәсми порталында бастырылды. 24 битлек документта төрле юнә­лештәге чаралар каралган. Федераль дәрәҗәдәге чаралар арасында – “Туганнар-яратканнар” Бөтенрусия гаилә форумы кысаларында тематик елның тантаналы ачылышы. Шулай ук күпбалалы аналарны хөрмәтләү, Әниләр һәм Әтиләр көненә багышланган чаралар, күп­балалы гаиләләр форумы, бөтенрусия һәм төбәк дәрәҗәсендә “Ел гаиләсе” конкурслары, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналар һәм башкалар планлаштырыл­ган иде. Балалы гаиләләрне хәстәрләү буенча да бик күп карарлар кабул ителде. Алар арасында 2030 елга кадәр демографик һәм гаилә сәясәте стратегиясен эшләүне, күпбалалы гаиләләр өчен хокукый статус һәм социаль гарантияләр билгеләүне иң мөһиме дип атап була. План репродуктив яшьтәге гражданнарның, балалы гаиләләрнең сәламәтлеген саклауга багышланган бүлекләрне, гаилә кыйммәт­ләрен ныгыту буенча чараларны, төрле тематик контент булдыруны, таратуны һәм башкаларны үз эченә ала.

Һичшиксез, планны гамәлгә ашыру федераль һәм төбәк власть органнары, җәмәгатьчелек ягыннан зур тырышлык таләп итте. Елның иң мөһим йомгакларының берсе – ныклы гаиләгә иҗтимагый ярдәмнең 80 процентка кадәр үсүе (2023 елның декабренә – 68 процент).
Шундый ук чаралар планнарын төбәкләр дә эшләде.

Гаиләнең мөһим социаль институт буларак әһәмияте бәхәссез. Федераль дәрәҗәдә бу юнәлештә эшне коор­динацияләү өчен махсус дәүләт органы булдыру тәкъдимнәре дә яңгырады, әмма мәсьәлә әлегә ачык кала. Ә Башкортстанда мондый дәүләт органы инде берничә ел эшли – ул Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы. Хәер, республикада гаиләләр белән эшләү ведомствоның гына өстенлеге түгел. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында гаилә кыйм­мәтләрен ныгытуны, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итүне респуб­ликаның төп өстенлекләре дип атады.

Бу сүзләр статистика мәгълү­матлары белән дә раслана. 10 ел эчендә Башкортстанда күпбалалы гаиләләр саны 27,4 процентка артып, 59 меңгә җитте. Аларның саны буенча республика Идел буе федераль округында – беренче һәм Русиядә – 7нче урында. Төбәктә туучылар саны (1000 кешегә 8,9 яңа туган бала) илдәге (8,7) һәм Идел буе федераль округындагы (8,2) уртача күрсәт­кечләрдән югарырак. 230 меңнән артык балалы гаилә төрле ташламалардан файдалана. Бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле айлык пособиеләр түләүгә 2023 елда гына да 25 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Ярдәмнең яңа чаралары да барлыкка килә. Әйтик, Башкортстанда күпбалалы гаиләләрдән 2,5 мең бала өчен колледжларда көндезге укуга түләү бәясен компенсацияли башладылар.
Башкортстанда СВОда катнашучы­ларның гаиләләре өчен моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Бүген 40ка якын чара гамәлдә һәм яңалары әзерләнә.
Башкортстанда мәгариф учреж­дениеләре инфраструктурасы актив модернизацияләнә. 2019 елдан 50гә якын балалар бакчасы, 42 мәктәп төзелгән, шуларның 15е балалар бакчасы белән берләштерелгән. 20 меңнән артык укучы урыны һәм мәктәпкәчә яшьтәге 9 мең бала өчен урын булдырылган. Федераль программа буенча соңгы ике елда 140 мәктәп бинасы ремонтланган, шуларның 103е – авылларда. Шулай итеп, талантлы балаларга Башкортстан югары уку йортларына керү өчен киң мөмкинлекләр тудырыла.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән беррәттән, Башкортстанда ФАП­лар һәм яңа поликлиникалар ачыла, шәһәрләрдә һәм районнарда заманча балалар мәйданчыклары, парклар, күңел ачу һәм спорт үзәкләре – балаларның һәм аларның ата-аналарының бүгенгесе һәм киләчәге өчен кирәкле башка юнәлешләр барлыкка килә. “Гаилә яллары”, “Гаилә уеннары” чаралары, төрле конкурслар (“Ел гаиләсе” һ.б.) төбәк халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә.
Камчаткага сәфәре вакытында Русия Президенты Владимир Путин урындагы халык белән аралашканда Русиядә күп бала тудыруның модага керүен билгеләп үтте. Башкорт­станның әлеге модага иярүче төбәкләрнең берсе булуы күңелле. Республикада – 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 60 гаилә бар. Башкортстан Башлыгы үзе дә – күпбалалы әти, аның ике кызы бар, ике улы үсеп килә.
Башкортстаннан күп кенә ата-аналар бала тәрбияләү буенча катлаулы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре алды. Мәсәлән, республикадан 6 хатын-кызга 1 миллион сум акчалата ярдәм һәм “Герой-Ана” дигән югары исем бирелде. 10 гаилә 500 мең сум акча һәм “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгән, 17 гаилә парына 200 мең сум акча һәм шулай ук “Ата-ана даны” ордены тапшырылган. 1998 елда ук Башкортстанда “Ана даны” медале булдырылды. Аны республикада яшәүче 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 9 меңнән күбрәк хатын-кыз алды. Бу 50 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчаны үз эченә ала.

Республикада әтиләргә дә игътибар зур. 2020 елда Башкортстанда “Әти батырлыгы” иҗтимагый бүләге барлыкка килде. Ел саен аны балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләргә тапшыралар. 2023 елда мондый медальне 52 ир-егет алган. 30, 40, 50 һәм 75 ел бергә яшәгән парлар исә бу юбилей даталарын, моннан дистә еллар элек булган кебек, ЗАГСта тантаналы рәвештә билгеләп үтә ала. Аларга шулай ук республика Башлыгыннан бүләкләр тапшыралар.
2024 елда исә республикада эш­ләнгән план проекты 70кә якын пунктны үз эченә алды. Алар арасында балалы гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, кризис хәлләрен профилактикалау буенча тәүлек буе эшли торган мобиль балалар хезмәте булдыру, корпоратив гаилә сәясәтен үстерү, ятимлекне киметүгә юнәлтелгән “Өйгә кайтыйк” проектын гамәлгә ашыру һәм башкаларны әйтергә була.
Тематик ел республикада аңа рәсми старт бирелүгә кадәр үк башланды. Беренче чара Яңа ел гаилә уеннары булды. Традиция буенча алар Башкортстанда гыйнвар башында үтте.

19-23 гыйнварда Мәскәүдә узган “Туганнар-яратканнар” Бөтенрусия гаилә форумында Башкортстан кызыклы экспозиция күрсәтте. Ул осталык дәресләрен, гаилә династияләре конкурсын, республика традицияләре, мәсәлән, шәҗәрә яки нәсел елъязмалары турында сөйләүче чараларны үз эченә алды. Моннан тыш, башкорт шәле, киез басу, туку буенча чаралар да каралган иде. Кул эшенә өйрәнергә теләүчеләр лекцияләр тыңлады һәм хәтта үз куллары белән төрле әйберләр ясап карады.

Башкортстанда үткән “Үрнәкле башкорт гаиләсе” конкурсы да игътибарга лаек. Ул башкорт халкының мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен, тра­дицияләрен саклаучы һәм үстерүче үрнәкле гаиләләрне ачыклау, гаилә институтын ныгыту максатында үткәрелде.
Быел республикада һәм тулаем илдә балалы гаиләләргә һәм булачак ата-аналарга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру аеруча киң колач белән барды. Аеруча СВОда катнашучы­ларның гаиләләренә ярдәм чаралары артты. Ул әлеге гаиләләргә матди ярдәм, аларның ялын оештыру, укучы балаларга төрле ташламалар бил­геләү, көнкүрештә төрлечә булышуны үз эченә ала.

3 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” вакытында да аңа гаиләләргә ярдәм турындагы сораулар еш яңгырады. Республика җитәкчесе алдагы елларда да мондый ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген белдерде.
Җәмгыять кечкенә күзәнәкләрдән – гаиләләрдән тора. Һәр организмның тулы эшчәнлеге андагы күзәнәкләргә бәйле булгандай, гаиләләр дә ныклы, тату булмаса – сәламәт җәмгыять төзү мөмкин түгел. Безнең һәр гамәлебез балаларның иминлеген, киләчә­гебезнең ныклы булуын тәэмин итүгә юнәлтелергә тиеш. Бу эштә җитәкчелек кенә түгел, һәр­кайсыбыз җиң сызганып тырышырга тиеш.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас