Конкурс «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә һәм гаилә спорт традицияләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
"Конкурсның идеясе спортны безне көчлерәк, сәламәтрәк һәм бәхетлерәк итә торган яшәү рәвеше буларак танытуда. Без нәкъ менә гаилә спортына басым ясадык, чөнки якын кешеләрнең үрнәге - иң йогышлысы. Әгәр өлкән буын спорт белән шөгыльләнә һәм ярата икән, аларның балалары да бу гадәтне яшьтән үк сеңдереп үсә», - дип билгеләп үтте Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев.
Уфадан Протасовлар гаиләсе «Русиянең иң спортчы гаиләсе» Бөтенрусия конкурсында «Спорт чемпионнары» номинациясендә көмеш призер булды. Гаилә башлыгы Сергей Евгеньевич физик культура белән актив шөгыльләнә, ә әнисе Ольга Юрьевна чаңгы ярышлары буенча 1нче разрядка ия.
Әти-әниләр үзләренең дүрт кызына үрнәк булып тора.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25822/