+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
30 декабрь 2024, 06:45

Әмир белән Әминәгә җитүче булмаган

Башкортстанда быел 1 гыйнвардан 29 декабрьгә кадәр дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар.

Әмир белән Әминәгә җитүче булмаганӘмир белән Әминәгә җитүче булмаган
Әмир белән Әминәгә җитүче булмаган
Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Иң сирәк кызлар исемнәре - Умайганат, Хатиджа, Радэлина, Шахноз һәм Амата булган. Малайларныкы - Диловар, Әмирхәмзә, Арнат һәм Раим.

Кызларның иң популяр исемнәре - Әминә (447), София (394), Ева (386), Эмилия (381) һәм Арина (359). Малайларда - Әмир (566), Тимур (358), Артем һәм Марк (356шар), Эмир (342).

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас