Туймазы районының Балтай авылындагы ул фаҗигале көнне Илназның туганнары әле дә тетрәнеп искә ала. 2021 елның 7 июлендә өченче сыйныфны тәмамлаган малай авыл читендәге кырга футбол уйнарга киткән була. Бәхетсезлеккә каршы, бу урын трансформатор будкасы янында урнашкан. Ниндидер мизгелдә туп очып китә һәм трансформаторда тоткарланып кала. Илназ аны алырга менә һәм шул вакыт малайның гәүдәсен 10 мең вольтлы ток суга. Курыккан яшьтәшләре ярдәмгә ташлана. Олылар йөгереп килгәндә Илназ – һушсыз, ә аның күмерләнгән куллары төтенләгән була...
Кызганычка каршы, малайның кулларын саклап кала алмыйлар. Үсмер унике көн реанимациядә ята, аннары катлаулы алты операция кичерә, аңа тире күчереп утырталар.
Әллә үзебезнең районнан булганга, бу фаҗига миңа да нык тәэсир итте. Шул көннән башлап Илназның язмышы белән даими кызыксына башладым. Үсмернең үзе белән күрешкәнче аның турында бик күпне белә идем инде. Әнисе Зөлфия белән социаль челтәрләрдә аралашып тордык, Уфада узган төрле чараларда күрештек. Илназ һәрвакыт үзенең ачык йөзе, ихлас елмаюы, позитивлыгы белән җәлеп итте. Туймазыдагы фатирларына аяк баскач та үзе белән булган хәлләрне, бүгенге мәшәкатьләрен, киләчәккә планнарын елмаю аша сөйләде ул.
Әнисенә бу хәлләрне исенә төшерү авыр, әлбәттә. Йөрәк яралары бөтәшеп кенә килә әле. Саксыз сорау бирергә дә куркыта.
– Болар барысы да куркыныч төш кебек тоелды, – ди Зөлфия. – Кулларын ампутацияләгәннән соң гангрена башлангач һәм аларны тагын да югарырак кисәргә туры килгәч, бигрәк тә авыр булды.
Әмма Илназ барлык авырлыкларны да лаеклы кичерә. Ул бернәрсә дә сорамый, таләп итми, көйсезләнми. “Минем балам бездән, өлкәннәрдән күпкә көчлерәк булып чыкты, – ди Зөлфия Дәүләтова. – Илназ безгә дә ярдәм итә алды. Ул һәрвакыт позитивта һәм шаяртулар белән табибларны сәламләде. Докторлар, шәфкать туташлары белән без әлегә кадәр аралашабыз, кемдер безгә кунакка да килгән иде, без аларга һәрвакыт шат”.
Илназ белән булган бәладән соң республикадан гына түгел, бөтен илдән танылган спортчылар аның кәефен күтәрергә, яшәүгә дәртләндерергә тырыша. Футболчылар Артем Дзюба һәм Георгий Джикия аны Калининград һәм Санкт-Петербург матчларына чакыра. Спорт клублары барлык чыгымнарны үз өстенә ала: яшәү, кунакханә, билетлар өчен түли. Ә билгеле җырчы Егор Крид микрофон һәм аяк бармаклары белән басу өчен җайлаштырылган махсус клавиатура бүләк иткән.
– Безнең туймазылылар уку өстәле белән кыйммәтле компьютер бүләк итте, аны заказ буенча эшләгәннәр, – ди Зөлфия. – Илназның язмышы, әлбәттә, социаль челтәрләргә үтеп керде, һәм безгә төрле илләрдән кешеләр ярдәм тәкъдим итте. Алар кирәк булган даруларның, мазьларның исемнәрен сорады, безнең нәрсәгә мохтаҗ булуыбыз белән кызыксынды.
Дәваханәдә Илназ клавиатурада аяклары белән язарга өйрәнгән. Дуслары һәм аның язмышында катнашучылар белән ул шулай аралашкан. Ә хәзер Интернет аша шундый ук проблема белән очрашкан башкаларга бәлаләрне җиңәргә ярдәм итә.
Уфа табиблары, Илназ бионик протезлар куллана алмаячак, дип, аңа гадәти протезлар язган. Әмма алар көнкүрештә функциональ һәм уңайлы түгел. Һәм монда малайга бәхет елмая, Мәскәүдән бер меценат ярдәм итә: “Сколково” инновацион үзәгендә үсмергә тирәнтен тикшеренү уздыралар. Анда белгечләр, барлык импульслар исән һәм малайга бионик протезлар бик яхшы туры киләчәк, дигән нәтиҗә ясый. Бөтен конструкция махсус Илназ өчен эшләнә, Русиядә аның аналоглары да юк.
2021 елда протезларны үз исәпләренә алырга кирәк була. Алар 3,5 миллион сумнан артык торган. Кирәкле сумманы җыярга блогерлар, артистлар, хәйрия фондлары ярдәм иткән. Ике атна эчендә акча җыелган. Бөтен дөньядан кешеләр кем күпме булдыра, шулкадәр җибәргән. Финанслар белән бергә кунакка чакырулар да килгән. Әйтик, малай әти-әнисе белән Дубайга очкан. Бөтен чыгымнарны Башкортстанда туган һәм әле Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бизнесмен күтәргән.
– Хыялым тормышка ашты, – ди Илназ. – Мин яхтада, спорт машиналарында йөрдем, шулай ук иң биек небоскребларны да күрдем. Хәзер Шанхайга барасым килә. Бу – шәһәр-лабиринт, анда адашу җиңел. Тик мин маҗаралар яратам.
Кызганычка каршы, бүген аңа яңа протезлар кирәк. Гаилә аларны сатып алуда ярдәм үтенә. Үсмернең әнисе хәбәр итүенчә, өч ел эчендә Илназ бик нык үскән, һәм иске протезлар уңайсызланган, алар аркага йөкләнеш тудыра. “Хәзер безгә Яңа елга бүләкләр һәм уенчыклар урынына протезлар сатып алуда ярдәм кирәк. Алар эшләү, мускулларны күнектерү өчен кирәк. Җиңел косметик протезлар Илназның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк”, – ди Илназның әнисе.
Алгарак китеп, шуны әйтик, тиешле акча җыелды һәм Илназ да, әнисе дә битараф булмаган кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.
Ата-ана өчен баласының интегүен күрүдән дә авыррагы юк шул. Зөлфиянең тормышы бүген тулысынча кече улына багышланган, дисәк тә ялгышмабыз. Бу искиткеч тату, нурлы гаиләдә җиде бала үскән. Шөкер, өлкәннәре үз дөньяларын корган. Тәрбиягә алып үстергән ике кызлары Милена белән Фәнилә дә, мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алып йөриләр. Алар да – Илназның ярдәмчеләре. Әтиләре Марат 35 ел математика укытучысы булып эшли. Шулай ук, улының төп таянычы.
Берникадәр вакыт элек әнисе Илназга Туймазыда “Милләтләр кроссы” ярышында катнашырга тәкъдим иткән.
– Мин җиңел атлетика белән әллә ни шөгыльләнмәдем, шуңа күрә кызыксынып киттем, – ди малай. – Һәм икенче урынны алгач бик гаҗәпләндем. Берничә көннән әти-әнигә тренер шалтыратты һәм, улыгызның потенциалы бар, дип, секциядә шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Былтыр Чиләбедә Бөтенрусия ярышларында 100, 200, 400 метрлы дистанцияләрдә беренче өч урынны яулады Илназ. Быел Чабаксарда шушы ук нәтиҗәне кабатлады. Әле, сәламәт балалар белән беррәттән, атнага биш тапкыр төп төркемдә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Тренер аңа бернинди ташлама ясамый. Үсмер үзе анда бик рәхәтләнеп йөри, күнекмәләрне сәбәпсез калдырмый.
Йөгерү үсмернең бердәнбер мавыгуы түгел. Барысына да өстәп, ул программалаштыру буенча онлайн-мәктәпкә йөри. “Миңа компьютерларны өйрәнү ошый, һәм киләчәктә мәгълүмати технологияләр белән бәйле белгечлеккә укырга керәчәкмен, – ди малай. – Хәзер мин блог алып барам, анда үз тормышым, уңышларым турында сөйлим”.
Илназ татар концертларын да калдырмый карап бара икән. Без килгән көнне алар Айдар Галимов концертына җыена иде. Җырчы аларны үзе чакырган. Сәнгать осталары үзләре дә Дәүләтовларга еш килә. Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башкалар бу нурлы йортта кунак булган.
Анда хәтта республика Башлыгы Радий Хәбиров та булып китте. “Ихтыяр көченә һәм рух ныклыгына, һич арттырмыйча, Илназ Дәүләтовтан өйрәнергә була. Аңа 13 яшь, үсмернең өлешенә бик күп сынаулар төшкән. Без Уфада “Киртәләрне җимереп” форумында таныштык: анда ул үзе минем янга кулымны кысарга килде. Бүген мин аның Туймазыдагы йортында булдым.
Илназга 10 яшь булганда бәхетсезлек нәтиҗәсендә тормышы бөтенләй үзгәрә. Ләкин ул усалланмый, эченә бикләнми. Киресенчә, кешеләргә яктылык өләшә һәм ышаныч бүләк итә.
Бу какча гәүдәле үсмер мәктәптә яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча күп тапкырлар Башкортстан чемпионы булган. Ул – Бөтенрусия балалар-үсмерләр уеннарының 6 тапкыр җиңүчесе. Хәзер Паралимпия чемпионы булырга хыяллана. Ышанам, ул барысына да ирешәчәк.
Илназның гаиләсе искиткеч, ул аңа һәрнәрсәдә ярдәм итә. Ходай аңа сәламәтлек һәм тик яхшылыклар бирсен. Түбәнчелек белән баш иям!
P. S. Туймазыда дустымны таптым, дип ышаныч белән әйтә алам”, – дип язды шушы очрашудан соң республика Башлыгы.
Әйе, ачык йөзле, шат күңелле бу малайның дуслары күп. Алар планетаның төрле почмакларында яши, ул алар белән актив аралаша. Шуңа да Илназ инглиз теле белән җитди шөгыльләнә.
– Мин барысына да өлгерәм, – ди исеме җисеменә туры килеп торучы
назлы, ягымлы үсмер. – Чөнки тормышны яратам һәм миңа яңаны белү, күрү, белемемне арттыру ошый. Мәктәптә “бишле”гә укыйм, олимпиадаларда катнашам. Башкаларга нинди теләкләрем бармы? Беркайчан да бирешмәгез, ни генә булмасын, төшенкелеккә бирелмәгез. Иң мөһиме – яхшыга ышаныгыз!