+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
4 гыйнвар 2025, 18:50

"Һәрбер җыерчыгыңа һәйкәл куяр идем!"

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа быел 94нче Яңа елын каршылаган.

"Һәрбер җыерчыгыңа һәйкәл куяр идем!"
"Һәрбер җыерчыгыңа һәйкәл куяр идем!"
Бәйрәмне балалары, оныклары һәм туруннары белән уздырган, Кыш бабайдан бүләк тә кабул иткән. Фәния апаны  кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсе карый.

«Сөбханаллаһ, машаллаһ! Якыннарыма, әниебез кебек, 94нче Яңа елларын каршы алырга язсын. Кыш бабай – Салават абыема рәхмәт.

Әнием минем! Һәрбер җыерчыгың өчен һәйкәл куяр идем! Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, кадерлебез безнең! Әтием белән 55 ел гомер иттегез. Без – 6 баланың иң яраткан, акыллы әти-әниләре сез. Әтиебез Фәрхлисламның рухы шат булсын. Әниебез белән бергәләп киләсе Яңа елларны да каршы алырга язсын», – дип язган социаль челтәрләрдә Фирүзә ханым.
 
Теләкләргә без дә кушылабыз! 

Фото: Ф. Ибәтуллинаның шәхси аккаунтыннан

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас