-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 гыйнвар , 15:55

Русланга гаилә җылысы кирәк!

Башкортстанда 14 яшьлек үсмер өчен әти-әни эзлиләр.

Русланга гаилә җылысы кирәк!
Русланга гаилә җылысы кирәк!
Әти-әнисез калган акыллы һәм аралашучан малай өчен гаилә эзлиләр.

Русланга 14 яшь. Ул - ачык күңелле, тиз уртак тел таба белүче, кызыксынучан һәм тәртипле малай.

Рәхәтләнеп өстәл уеннары уйнарга ярата, тырышып укырга һәм яңаны өйрәнергә тырыша. Өлкәннәрнең үтенеченә бик игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә килә. Башка балалар белән аралашканда яхшы мөнәсәбәттә.

Командалы спорт уеннары, футбол белән мавыга, саф һавада булырга, велосипедта йөрергә ярата.

Русланга ярдәм итәргә теләүчеләр, бу язмага репост ясагыз. Бәлки, сезнең танышларыгыз арасында үсмер хыялланган гаилә бардыр һәм аны үзләренә алырга әзердер.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (347) 218 03 62 телефоны аша төбәк операторына мөрәҗәгать итә аласыз.

Фото: mintrudrb

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: