"Миңа 41 яшь. Әтием 11 ел элек мәрхүм булды. Әнием киткәнгә бер ел. Яңарак олы гына бер апа килеп керде. "Син миңа туган буласың, якын гына. Әниең тудырмады сине. Минем бертуган сеңлем тапты", - дип аптыратты. "Ышанмыйм!" - дидем. "Акчаң күп бит, әйдә ДНК эшләтик. Карт көнемдә иптәш булырсың, балаларым юк", - ди.
Әнием мине бик яратып үстерде. Бу апа әйтүенчә, әтием аның сеңлесе белән нык йөргән. Шуннан ул мине тапкан. Әтием аңа өйләнүдән баш тарткач, ул хатын мине балалар тудыру йортында ташлап киткән. Әнием моны ишетеп, мине барып алып кайтканнар.
Мин әниемнең миңа кырын каравын да хәтерләмим. Әтием каты булды. Әмма әнием шулкадәр матур итеп, нык яратып үстерде. Башка балалары булмады. Хәзерге вакытта җитеш һәм бәхетле яшәвемдә әниемнең өлеше бик зур. Миңа бик авыр. ДНК эшләтеп, теләсә кем белән туганлашып та йөрисе килми. Сез нишләр идегез минем урында?"
Хат авторына нинди киңәш бирер идегез?
Фото: rbc.ru