Гаять талантлы, күпләрнең яраткан җырчысы Илнур Вәлитов белән аның хәләле, "Нур" татар дәүләт театрының режиссер ярдәмчесе Раушаниянең өченче кызлары бар! Сабый кичә дөньяга килде.
Вәлитовларның тату гаиләсендә 13 яшьлек Раяна, 8 яшьлек Ясминә бар иде, өченчесе дә кыз. Гаилә агачы шау чәчәктә хәзер!
Без Илнур белән Раушанияне кеше гомерендә иң зур шатлык кичергән көне белән тәбриклибез, бәләкәч Вәлитованы инде яратабыз, аңа әти-әниле - пар канатлы, бәхетле булып үсүен телибез!
Фото: "Моя семья"