Аягымны сындыргач, дәваханәгә яттым. Икенче көнне операциядән соң минем палатага бер бабайны керттеләр. Бабайдан килгән искә чыдап булмый, кече йомышын шунда гына үти иде.
Икенче көнне бабай янына улы килде, куллары белән танавын каплап кына аның белән сөйләште дә чыгып китте. Әтисенә кагылмады да, ул аннан җирәнә иде.
Бер сәгатьләп вакыт узгач, палатага бабайның кызы килеп керде. Күренеп тора, бик бай хатын, кулында "Лексус" машинасы ачкычы. Әтисен күргәч, йөзеннән яшь тамчылары тәгәрәде. Тәүдә әтисен күтәреп утыртты, аның яткан урынын чистартты. Аннары чиста урын җәйдертте. Әтисен юындырды, мәҗбүриләп диярлек ашатты. Үзе бертуктаусыз: "Әти, ташлама мине! Син миңа кирәк", - дип кабатлады.
Кыз әтисен карарга көн саен килә иде. Минем номерны алып, һәр сәгать саен әтисенең хәлен белеп торды. Видеога төшерергә дә сорый иде.
Мин бу хәлләрне игътибар белән күзәтеп яттым. Әгәр минем балам булса - кыз булсын. Улым шушы бабайның улы кебек булса, аның минем нәселемне дәвам итүе кемгә кирәк?..
Фото: bashinform.ru