Җырчы Иркәнең әнисе Миңлебәдәр апаны безнең социаль челтәрләрне карап баручылар белә - аның тормыш фәлсәфәсе турындагы уйлануларын, җырлап алуларын без укучыларыбызга тәкъдим иткәнебез бар. Иркәнең Уфада узган концертында аның үзен дә күрдек - җырчы әнисен сәхнәгә чыгарды. Апа үзе дә гомер буе артист булу турында хыялланган икән, тик аны тормышка ашырырга мөмкинлеге генә булмаган.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Иркә башкарган бик күп җырлар авторы Зифа Нагаева да, Миңлебәдәр апаны сәхнәгә чыгып кочаклап, болай диде:
«Дуслар, әгәр дә сез әлегә кадәр укымаган булсагыз, Иркәнең социаль челтәренә кереп укыгыз әле. Иркәнең әнисен, тиктән генә утыртып, үткәннәрен сөйләткән мизгелләре бар. Театрлар да, романнар уку да кирәкми. Аның тормышын китап укыган кебек сүтәсең.
Безнең Сәвия апа Сираевалар кебек сәхнәләрдән төшми торган җырчы һәм актриса булыр иде ул, үз вакытында авыл тормышыннан чыгып киткән булса. Рәхмәт Сезгә, Миңлебәдәр апа, йөрәгемә якын итеп, һәр тамашачының сөюен үзем аша сезгә үткәрәм», – дип, аңа бүләген тапшырды Зифа Вәли кызы.
Апабыз гомер буена сыер савучы булып эшләгән. Җырчы хезмәте дә аннан ким түгелдер - ул җырдан соң сәхнәдә үк чәен уртлап куясы итте... Их, исеме дә исеме! Уфага килеп, сәхнәбезне ямьләгәнегез өчен рәхмәт Сезгә, Миңлебәдәр апа!
Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.