+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 февраль 2025, 08:51

Озак бергә яшәүчеләргә түләүләр булырмы?

30 ел бергә яшүчеләргә 30 мең сум түләүләр булдырмакчылар.

Озак бергә яшәүчеләргә түләүләр булырмы?Озак бергә яшәүчеләргә түләүләр булырмы?
Озак бергә яшәүчеләргә түләүләр булырмы?

Дәүләт думасына 30 елдан күбрәк никахта яшәгән парлар өчен түләүләр турында проект кертелгән. 30 ел бергә яшәгәннәргә 30 мең сум түләү тәкъдим ителә, аннан озагракларга – тагын күбрәк.

Бу хакта телеграм-каналда ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов хәбәр итә. Ул шулай ук кәгазь тексын урнаштырган.

Аңа ярашлы, 30 еллыкка – 30 мең сум, 40 еллыкка – 40 мең сум, 50 еллыкка – 50 мең сум, 60 еллыкка – 60 мең сум, 70 еллыкка 70 мең сум түләү карала.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас