+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 февраль 2025, 19:40

Ришат Төхвәтуллин: "Егетләр, тузан да сөртәчәксез әле!"

Алимга бер яшь кенә тула әле, ә әтисе...

Ришат Төхвәтуллин: "Егетләр, тузан да сөртәчәксез әле!"
Ришат Төхвәтуллин: "Егетләр, тузан да сөртәчәксез әле!"

Ә әтисе аны тормышының тәхетенә мендереп куйган. Җырчы буйдакларны өйләнеп, әти булу белән тормышларында нинди үзгәрешләр көтүе хакында «кисәтә».

"Буйдак егетләргә багышлана!
Балагыз тугач, сездә дә минеке кебек үк хисләр булачак. Балагыз сулый торган һава чиста булсын өчен сез тузан да сөртәчәксез. Аның беренче елмаюын күреп шатланулар, озаграк тын алмый торса, борчылулар... Хезмәтегез дә балагыз өчен булачак. Тормышыгызның бөтен мәгънәсе балада булачак.

Мин үзем – эгоист... Мин үзем өчен генә яши идем, ә хәзер улым өчен яшим. Улым туганнан бирле хәтта читләрне дә якын итәм.

Улымны бик яратам һәм аны ничек тәрбияләрмен дип борчылам. Кайвакытта ачуланырга да кирәк булачак бит, тик бер дә ачуланасы килми. Бәхетең булсын, улым!" – дип яза Ришат үзенең хисләре турында социаль челтәрдә.

Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас