+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 февраль 2025, 11:19

Иргә ышанма, Иделгә таянма...

"Ул - гаилә башлыгы. Ул - ир кеше. Ул миннән яхшырак белә".

Иргә ышанма, Иделгә таянма...
Иргә ышанма, Иделгә таянма...

"Кияүгә чыкканда, мин гаиләдә ир-егет иң башлы, көчле һәм акыллы дип ышана идем, һәм аңа һичшиксез бөтен нәрсәдә ышанырга мөмкин. Мин шундый итеп тәрбияләндем, аерылышу - минем планнарыма беркайчан да кермәде. Кияүгә чыккансың икән - син шушы ир белән гомер буе яшәргә тиеш, дип уйладым. Әгәр шулай икән, нигә фатирлар, акча, йортлар, счетлар һәм башкалар турында фикер алышырга. Башымда һәрвакыт мин бит аерылышу турында уйлар өчен кияүгә чыкмыйм, дигән уй иде.

Никахта чакта ирем белән икебезгә машина сатып алу өчен үземнекен саттым. Уйламыйча үз әти-әниемнең акчаларын уртак торакка күчердем һәм бу күчерүләрне берничек тә теркәмәдем. Шул ук вакытта элекке иремнең никахта сатып алган йортны үз әнисенә яздырганын да белә идем, һәм мин моны дөрес дип уйладым. Ул бит ир кеше, ул яхшырак белә. Боларның барысын да ул пенсия яшенә җиткән әнисенә милектән салым түләргә кирәкми дип дәлилләде, ә мин «ир яхшырак белә» дигән ышануда яшәвемне дәвам иттем.

Аерылышу көне килеп җиткәч, минем нинди шок хәлендә булуымны күз алдына да китерә алмассыз... Гаилә бюджетыннан әти-әни кесәсеннән кертелгән акча, үземнең никахка кадәр алынган милек - һәрнәрсә иремә күчте. Ә йорт турында сүз кузгаткач, ул «минем гаиләм үз йортын сатарга теләми» диде, чөнки өй аның әнисе исемендә иде... Уртак милек булуын рәсми рәвештә берничек тә дәлилли алмадым... Ә барыннан да нык әти-әнинең безнең гаилә өчен керткән көчен кызганым. Алар әллә ни бай булмаса да, мин кияүгә чыккач, безгә бик нык ярдәм иттеләр.

Нәтиҗә - кызларга әйтәсе килгән сүзем шул: һәрвакыт никах килешүе төзегез. Яки, ким дигәндә, аерылышу очрагында кемгә нәрсә калачагын распискалар белән кәгазьгә теркәгез. Бу хакыйкать миңа бик кыйммәткә төште".

Фото:bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас