+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 февраль 2025, 15:00

Җыр-моңга гашыйк гаилә!

Дүрт бала тәрбияләүче Әхмәровлар күпсанлы конкурслар лауреатлары.

Җыр-моңга гашыйк гаилә!
Җыр-моңга гашыйк гаилә!
Анна һәм Рөстәм Әхмәровлар 23 елдан артык бергә яши. Гаилә башлыгы 20 ел полиция участковые булып эшләгән, бүген ул Рощинский авылының модельле Мәдәният сарае җитәкчесе. Шул ук вакытта, волейбол буенча балалар түгәрәге белән дә җитәкчелек итә. Кайчандыр Анна аның иҗади сәләтен ачкан, хәзер Рөстәм җырлый, гаиләсе белән концертларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясый.

Анна үзе Балалар сәнгать мәктәбендә укыта, “Рощица” үрнәкле балалар вокаль ансамблен җитәкли, “Родники” халык хорында һәм Архангел Михаил гыйбадәтханәсендә җырлый.

Әхмәровларның иҗади гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Өлкәннәре, Ангелина һәм Елена, “эстрада вокалы” классы буенча Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Уртанчысы, София, Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать һәм музыка бүлекләрендә укый. Ә кечесе, Роман, театр түгәрәгендә шөгыльләнә һәм шулай ук җырларга ярата.

Әхмәровлар — республика, төбәкара, муниципаль вокал конкурслары лауреатлары. Алар урыс телендә генә түгел, башкорт телендә дә җырлыйлар.
"Нәкъ менә музыкага булган сөю безнең гаиләне тагын да ныграк берләштерде", — ди Анна.
Безнең илдә балалы ата-аналарга “Гаилә” гомумдәүләт проекты да ярдәм итә. Аның ярдәмендә ана капиталы алырга, бердәм пособие һәм гаилә ипотекасын рәсмиләштерергә мөмкин.

Әхмәровларның казанышлары турында Русиянең гомумдәүләт проектларының рәсми битендә хәбәр иттеләр.
2023 елның июлендә Әхмәровлар “Ел гаиләсе” конкурсының республика этабында “Традицияләрне саклаучы гаилә” номинациясендә җиңүче булды. Ә инде октябрьдә Бөтенрусия дәрәҗәсендә иң яхшылар рәтенә керделәр.

Фото: mintrudrb


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас