+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 февраль 2025, 17:20

Балаларга әти-әни кирәк!

Башкортстанда дүрт бертуган өчен гаилә эзлиләр.

Балаларга әти-әни кирәк!
Балаларга әти-әни кирәк!
Башкортстанда дүрт бертуган өчен кайгыртучан һәм балаларны яратучы гаилә эзлиләр. Аларның анкеталарын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.
 
Татьяна, Дмитрий, Константин һәм Марсель— бертуганнар, алар кайдадыр үзләренә гаилә җылысы бүләк итәргә һәм аларның терәге булырга әзер гаилә барлыгына ышана.

Иң өлкәннәре — Татьяна, ул 2012 елда туган, акыллы, аралашучан һәм барысын да уйлап эшли торган кыз. Татьяна янындагы кешеләрне хөрмәт итә, һәрвакыт дөресен сөйли һәм яшьтәшләре белән дә, өлкәннәр белән дә уртак телне тиз таба. Ул мәктәпне ярата, анда аның дуслары күп һәм үзенең уй-кичерешләре белән ихлас уртаклаша. Аның ышанычы һәм активлыгы янәшәдәгеләрне илһамландыра.

2014 елда туган Дмитрий - бик эмоциональ, шат күңелле һәм тырыш малай, тумыштан оптимист. Дима яңа шартларга тиз арада яраклаша, коллективның эчендә “кайный” һәм беркайчан да башлангычны үз кулына алырга курыкмый. Аның кызыксынучанлыгы һәм тәвәккәллеге зур үрләргә ирешергә ярдәм итәчәк, бигрәк тә кайгыртучан гаиләсе булса.

2016 елда туган Константин яхшы күңелле, ышанучан һәм бик игътибарлы малай. Ул үзенә дусларны бик җиңел таба, тик кайчакта аңа тәвәккәллек җитеп бетми. Костя яңалыкка омтыла, күп белергә тырыша. Кешеләрнең ярдәмен тойса, аның кыюсызлыгы юкка чыга. Ул - үзе дә тирә-юньдәгеләргә игелек һәм ихлас кайгырту бүләк итә торган малай.

Кече туганнары Марсельгә нибары дүрт яшь. Марсель — киң күңелле, кызыксынучан, тиктормас малай. Ул дөньяны өйрәнергә ярата, елмаеп кына тора һәм абыйларына нык бәйләнгән. Ул үзе өчен чын гаилә булачак әти-әнисенә мәхәббәтен бүләк итәргә әзер. Марсель абыйларыннан башка тормышны күз алдына китерә алмый, ә өлкән бертуганнар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә. Аларның бердәмлеген, татулыгын кадерли һәм саклый белүче гаиләдә үсүләре бик мөһим.

Алар үзләрен могҗизага ышанырга өйрәтәчәк, талантларын ачарга ярдәм итәчәк һәм үз балаларыдай яратачак әти-әниләрен көтә!
Сезнең һәркайсыгыз бу балаларга гаилә җылысы тоярга ярдәм итә ала. Бары тик бу язмага репост ясагыз, һәм балаларны аларның булачак әти-әниләре күрсен иде!

Тулырак мәгълүматны Уфадагы (347) 218-03-62 номеры буенча белергә була.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас