+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
25 февраль 2025, 09:10

Гаилә форумына чакырабыз!

5 мартта «Торатау» Конгресс-холлында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган «ҮЗ гаиләм» гаилә форумы узачак.

Гаилә форумына чакырабыз!Гаилә форумына чакырабыз!
Гаилә форумына чакырабыз!
Форум гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм балаларны тәрбияләү, сәламәтлек итеп үстерү мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмат алуга юнәлтелгән. Чара кысаларында тематик иҗади мәйданчыклар оештырылачак.

Алар:
- профессиональ фотога төшерү, экспресс-макияж һәм гаилә портретлары өчен фотозона;

- гаилә ярминкәсе, анда кунаклар 8 Мартка бүләкләр таба алачак;

- ата-аналар һәм булачак әниләр өчен тәрбия, сәламәтлек һәм үз-үзеңне карау мәсьәләләре буенча белгечләр чыгышлары белән лекторий;

- балалар һәм ата-аналар өчен иҗади, белем бирү һәм физик үсешкә багышланган осталык дәресләре;

- яшьләр өчен актуаль темаларга лекторий, аң-зиһенне үстерә торган уеннар, балалар зонасы;

- гаилә өчен товарлар һәм эш урыннары ярминкәсе;

- гаилә коллективлары катнашачак концерт программасы.

Форум файдалы аралашу, республиканың әйдәп баручы экспертлары белән очрашу һәм ата-аналар арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Чарада, шулай ук, балалы гаиләләргә ярдәм итүче оешмалар да катнашачак. Шәһәребездә яшәүчеләрне «ҮЗ гаиләм» гаилә форумына чакырабыз: ул 5 мартта Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында, Зәки Вәлиди ур., 2 йортта үтә. Башлана 10.00 сәгатьтә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас