+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 март 2025, 05:45

Гаилә җылысы могҗизалар тудыра!

Балага әти-әни җылысы бирү – ул гади эш түгел, ә сөю һәм акыл белән тулы көндәлек хезмәт.

Гаилә җылысы могҗизалар тудыра!Гаилә җылысы могҗизалар тудыра!
Гаилә җылысы могҗизалар тудыра!
 Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында яшәүче Миргалиевлар гаиләсе шундый фидакарьлекнең ачык мисалы булып тора. Рузидә Фәнил кызы һәм Фән Әдиб улы, оныклары Аделинага чиксез ярдәм күрсәтеп, аның өчен терәк һәм илһам бирүче булдылар.

Аделина – ачык күңелле һәм йөзендә ихлас елмаю балкып торучы кыз! Ул Яңа Балтач мәктәбенең 8нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый. Балачактан ук җыр, иҗат белән мавыга һәм яңа биеклекләр яулый. Сәләтле кыз –районның “The World of English” инглиз теле фестивале призеры, музыкаль конкурсларда, олимпиадаларда катнашучы, дистәләгән грамота һәм Рәхмәт хатлары иясе. Аның уңышлары – гаиләсенең генә түгел, бөтен авылның горурлыгы!
Рузидә Фәнил кызы – игелекле, сабыр һәм тыйнак ханым. Аны авылдашлары хөрмәт итә, ә Аделина өчен ул – зирәклек үрнәге булган күңел җылысы бирүче нәнәй. Фән Әдиб улы – кулыннан барлык эш килгән чын оста! Балта остасы, сантехник, электрик – ул бернинди эштән дә курыкмый. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм гаиләсен кайгыртуы оныгының уңышларын үстерүгә этәргеч булып тора.
Алар бергәләп Аделина өчен белем, иҗат һәм үзара ярдәмләшүнең кадерен белүче дөнья булдырганнар. Кыз аларның иң яхшы сыйфатларын үзләштереп кенә калмый, гаиләнең тормышта төп таяныч икәнен исбатлап, якыннарын үзенең казанышлары белән сөендерә.
“Гаилә – ул сине яратучылар, ярдәм итүчеләр һәм ышанучылар. Аделинаны без нәкъ шулай тәрбиялибез”, – ди Миргалиевлар.
Аларның тормыш тарихы шуны искәртә: чын уңыш рәсми бүләкләр белән түгел, ә кадерле кешеләргә бүләк иткән мәхәббәт белән үлчәнә. Миргалиевлар гаиләсе – игелек, хезмәт һәм балаларга ышану үрнәге ул!

Фото гаилә архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас