Баланың анкетасын Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды. Малай үзенең терәге генә түгел, иң ышанычлы командасы да булачак әти-әнисе барлыкка киләчәгенә ышана.
"Бу изге йөрәкле һәм тыныч холыклы малай мәхәббәт бүләк итү өчен яратылган кебек. Оялчан һәм ышанучан Радмир өлкән балаларга тартыла, аларда дуслар һәм остазлар эзли. Аның ихласлыгы беренче күрүдә үк сокландыра, ә мактау аның өчен — елмаюны кабыза торган кояш нуры кебек», - ди Радмир әле яшәгән үзәкнең тәрбиячеләре.
Радмир футбол, тхэквондо һәм волейбол белән шөгыльләнә, бәйрәмнәрне ярата һәм тирә-юньдәгеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә тырыша. Яшүсмер кайчан да булса хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк гаилә табачагына ышана.
фото: башинформ