Бәхеткә, барлык ашына да түгел, концертларда тамашачылары бүләк иткән ризыкларга гына икән. Миләүшә аны иренә ашарга тыя икән.
- Минем бик тә авыз итеп карыйсы килә аларны, тик Миләүшә рөхсәт итми, - ди Данир, оциаль челтәрдә.
- Әйе, - ди Миләүшә. - Безгә таныш булмаган, белмәгән кешеләр алып килгән әйберләрне авызына да алмаска кушам. Әнә, төркемеңдәге егет-кызлар ашасын, ә син ашама, димен. Беркемне дә рәнҗетәсем килми, әмма безнең тормышта төрле хәлләр булды, шулардан соң иремне үзем әзерләгән, яисә якыннарыбыз пешергән азык белән генә сыйларга тырышам.
Фото: видеодан скриншот.