+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
10 март , 11:08

"Ник чыгып китми соң бу ир?.."

Сез язган хатларның берсе.

"Ник чыгып китми соң бу ир?.."
"Ник чыгып китми соң бу ир?.."

Ирем белән 14 ел яшибез, балабыз юк. Электән үк ул бала алып кайтуымны теләмәде, мин дә баласыз тормышка күнектем кебек. Ирем гомер буе мине алдалап яши. Нишләп дөресен әйтеп чыгып китми икән ул?


Һәрвакыт телефонда смс языша. Берсендә шулкадәр беләсем килде, ә аннары ник укыганыма үкендем. Ул анда кемгәдер мәхәббәт аңлаткан, ә минем турында авыру дип язган, шуңа күрә, имеш, минем белән аерылыша алмый. Алай гына да түгел, мин ашарга пешерә белмим, өйне җыештырмыйм, җенси мөнәсәбәтнең дә арабызда булганы юк икән. Соңгысы бөтенләй ялган.


Әлбәттә, моны белгәннән соң дәшми калмадым, үзенә әйттем. Өйдән чыгып китүен сорадым. Ә ул китми, аякларыма ятып гафу үтенә. Нишләргә бу ир белән? Алга таба ничек яшәргә?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: