Юбилее белән аны Тәтешле районы җитәкчелеге котлаган.
"Йөрәк пәрәбез Инәүебезне бәйрәм белән, 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп килгән Тәтешлебезнең зур йөрәкле, игьтибарлы зур түрәләре - Фәнур Рәфис улына, Әлфия Урал кызына, Владимир Александр улына, Әнәс Фәтхи улына чиксез рәхмәтләр юллыйбыз. Җаваплы, катлаулы хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, балакайлар игелеге теләп калабыз.
Кадерлебезнең киләсе юбилейларын да үткәрергә насыйп булсын. Әниле булу – зур бәхет. Аның догалары абыем белән мине, онык-оныкчыкларын саклап йөртә. Яшә әле, Инәүем, яшә. 95 үтсен, 100 җитеп, 100не ваклыйк әле газизем", - дип язган Фирүзә ханым.
Фәния апа – 6 баласының газиз әнисе, 12 оныгы һәм 17 оныкчыгының яраткан картәнисе. Ул бүгенге көндә кызы Фирүзә гаиләсендә яши.
Аңа тазалык, имин гомер теләп калабыз!
Фото Фирүзә Ибәтуллинаның шәхси аккаунтыннан.