+16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
11 март , 07:50

Уллыкка бирү тыелачак!

Мартта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстан Республикасының Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүче закон проектын беренче укуда караячак.

Уллыкка бирү тыелачак!
Уллыкка бирү тыелачак!

– Закон проекты белән җенес алыштыру рөхсәт ителгән илләргә Башкортстаннан балаларны уллыкка бирүне тыярга тәкъдим ителә, ─– дип хәбәр итте парламент Рәисе Константин Толкачев. ─– Мондый илләр гражданнары һәм анда даими яшәүчеләр республикабыз балаларын уллыкка ала, опекун һәм попечитель була алмаячак.
Парламент спикеры республика парламенты позициясен хәвефсезлек һәм балалар хокукларын саклау турында кайгырту белән аңлатты.

─ Баланы тәрбиягә алган гаиләгә тапшырганда, без аның сәламәт, гармонияле мохиттә үсәчәгенә ышанырга телибез, ─– диде Константин Толкачев. ─– Дәүләт дәрәҗәсендә рөхсәт ителгән гендер экспериментлар баланың психоэмоциональ халәтендә начар чагылырга мөмкин. Балалар традицион гаилә кыйммәтләре белән гармониядә үсәргә тиеш, бу ─– аларның имин үсешенең мәҗбүри шарты.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: