+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
12 март , 12:02

"Икенче балабыз тугач та үзгәрмәде..."

Сез язган хатлардан.

"Икенче балабыз тугач та үзгәрмәде..."
"Икенче балабыз тугач та үзгәрмәде..."

"Мин аның белән мәктәптә укыган чакта очраша башладым. Ул беренче хатыныннан аерылган, баласы бар. Ни өчен аерылыштыгыз, дип сорасам, ул минем дусларым белән йөрде, ди. Шулай матур итеп йөреп киттек. Барлык туганнарым аңа каршы иде. Аныкылар да мине яратмагандыр, әнисе авыл тутырып мине начар итеп сөйләде.

Мин мәктәпне тәмамладым да шәһәргә яшәргә күчтем. Бераздан улыбыз туды. Шулай яшәп ятканда мин әниемнәргә бала белән кайтып килергә булдым. Шунда башланда да инде бөтен хикмәт. Ул эчә, өйгә кайтмый башлады. Кызлар белән йөрмим, сине генә яратам, ди үзе.

Мин аннан чыгып китеп, эшкә урнаштым. Оныттым дип тә булмый, бала булгач, онытылмыйдыр да инде. Балам дип яшәргә тырыштым. Әмма ул мине начар итеп сөйләүдән туктамады. Жәлли идем мин аны, кешечә яшәтәсем дә килде. Гаиләне дә сакларга кирәк иде бит. Шулай итеп, мин аңа кире кайттым. Тиздән икенче балабыз туды. Ә ул үзгәрмәде. Һаман да мине кешегә яманлап сөйли. Шулай ук эчә, атналар буе өйгә кайтмаган чаклары бар.

Әлеге вакытта минем әниемнәрдә яшибез. Ә ул тагын чыгып китте. Кайчан кайтыр, дип көтәбез. Нишләргә дә белгән юк.
Анонимно, зинһар".

Яшь хатынга ниләр киңәш итәр идегез?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: