Ишембайда яшәүче хатынны үз баласына битарафлыгы өчен административ җаваплылыкка тарттырганнар.
Республика Суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 36 яшьлек бәгырьсез ана озак вакыт балигъ булмаган баласын карау өчен алимент түләми, аның ничек яшәве белән кызыксынмый. Моннан тыш, амораль тормыш рәвеше алып бара һәм суд карарын үтәргә җыенмый. Бала әнисенең җылы кочагыннан һәм тәрбиясеннән генә түгел, шулай ук тиешле түләүләрдән дә мәхрүм калган. Тик бу хәл вөҗдансыз ананы һич тә борчымый. Бала дәүләт карамагында яши.
Нәтиҗәдә, суд аңа 40 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза чыгарган. Әгәр хатын бурычны каплау буенча чаралар күрмәсә, аңа инде җинаять җаваплылыгы янаячак.
Фото:bashinform.ru