"Язмыш - язмыш инде ул. Үзегез белә торып начар ирләргә кияүгә чыгасыз, дигәннәрне укып, мин дә иремә ярарга тырышып карыйм, тик аңламагач аңламый инде. Мин дә 2 ел очрашып йөргәч кенә кияүгә чыккан идем. Ике яктан да туганнар каршы булды. Кызу кеше, әмма мине яраткач, үзгәрер, дип уйладым.
Ирем белән 2,5 ел бергә яшибез. Кызыбыз бар. Эчәргә бик ярата ул. Эчсә, акыл өйрәтә башлый. Мин аны тизрәк юхалап, йокларга салырга тырышам. Эчкечелек - эшсезлекнең, уйнашлыкның, талашның башы. Кичә: "Мин эчәргә чыгып китәм", - диде. "Иртәгә эшкә бит", - дидем. Эндәшмәде. Алдына чәй утырттым. Ни өчендер нервыланып, чынаягын атып бәрде, кыскасы, өстәлне себереп кенә төшерде. Бала минем кулда иде, ул бик курыкты.
Шул ачуланып чыгып киткәч, күршедәге бичәгә (эчә торган хатын, баласы да, ире дә юк) кереп киткәнен күрдем. Йоклап булмады. Ике сәгать чамасы вакыт үткәч, тәрәзәгә карасам - шуннан чыгып килә. Үз башыннан үткән хатыннар мине яхшы аңлар. Эчеп кенә утырмаганнардыр бит...
Үземнең әтием дә нык эчте. Авыр иде безгә. Балама да шушы ук язмышны теләмим. Әкренләп акча җыеп, чыгып китәргә дигән карарга килдем. Әнием олы яшьтә инде, аны борчыйсым килми. Бианам яхшы кеше, әмма әнисен ирем бер дә тыңламый. Апам үзенә чакыра, баланы урнаштырып, эшкә чыгарсың, ди. Алар янәшәдә генә яши. Үзем әле яшь булсам да, әллә ниләр күрдем инде...
Киңәш тә кирәкми. Күңелемне башатасым гына килде..."
Фото: bashinform.ru