Татарстанның халык артисты Вадим Захаров Башкортстан тамашачысына яхшы таныш, аның яңа концерт программасына билетлар алдан сатылып бетте. Сәхнәдә бәрхет тавышы белән генә түгел, яз кояшы кебек чалт-аяз йөзе белән дә яраттыра ул. Бәхетле кеше генә шулай елмая!
Җырчы үзе әйтүенчә, бәхете - күркәм гаиләсендә. Алар хатыны Лариса белән Ульяна, Ильяна исемлек кызлар үстерә иде. Хәзер өченчегә дә әти-әни булганнар!
«Без бүген кабаттан әти-әни булдык: өченче кызыбыз дөньяга аваз салды!» – дип яза ул социаль челтәрдә.
Без Захаровлар гаиләсен шундый сөенечле вакыйга белән ихлас котлыйбыз, сабыйлары әтиле-әниле - пар канатлы булып үссен!
Фото: Вадим Захаровның шәхси архивыннан.