Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара җырчыга «никах укытыйк» дип үзе әйткән. Әлеге вакыйга булачак ирен алты айга колониягә алып китәр алдыннан булган.
Бу хакта Динара «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламовага болай сөйли:
"Ринат тикшерү изоляторына барып кайтты да миңа: «Шатлан – мине иртәгә генә алып китәләр», – ди. Мин инде аны шул көнне озатырга морально әзерләнгән идем. «Әйдә, алайса никах укытабыз», – дидем.
Йоклап ятам. Ринат иртәдән матур киемнәрен киенеп чыгып китте. «Тикшерүче янына барып кайтам», – ди. Үзем «Ни өчен болай матур киенде икән бу», дип уйлыйм.
Берзаман миңа аның дусты Айрат шалтырата. «Тизрәк киен, Ринатны алып китәләр», – ди. Мин спорт киеменнән генә чыгып киттем. Башым юылмаган, бизәнмәгән, маникюрым начар. Менә шул кыяфәттә миңа тәкъдим ясадылар.
Полиция участогына килеп җиттек тә, Айрат Ринатка: «Чык, без килдек», – дип шалтырата. «Син чыкканчы чәй эчеп киләбез», – ди. Кафега килеп керсәм, Ринат тора 51 кып-кызыл роза белән. Җырларга Наил Табанаковны чакырган. Ул да – минем иң яраткан җырчыларымның берсе.
Икенче көнне ул колониягә китәргә тиеш иде. Нәтиҗәдә, Ринатны тагын 1 көнгә калдырдылар. Шуңа күрә без 18е көнне никах укыттык, 19ы ул колониягә китеп барды», – дип сөйли Динара.
Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.