+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
16 март , 14:15

Республикада Рипсиме белән Тео туган

Әти-әниләр балаларына нинди исемнәр сайлаган?

Республикада Рипсиме белән Тео туган
Республикада Рипсиме белән Тео туган
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 15 мартына кадәр Башкортстанда туган балаларның иң сирәк һәм популяр исемнәре билгеле булды. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Кызлар өчен иң сирәк исемнәр Рипсиме, Анжелика, Физәлия, Тайиба һәм Ранель булган. Малайларга сирәк очрый торган Ибраим, Виталий, Далер, Кемаль һәм Тео исемнәре кушканнар.

Һәм, киресенчә, быел туган кызлар өчен иң популяр исемнәр Амелия, Әминә, Ясминә, Эмилия һәм Ева булса, малайларда Әмир, Эмир, Тимур, Мирон һәм Артем бик еш очрый.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: