Ярмәкәй районында яшәүче 25 яшьлек ир, хатыны белән аерылышканнан соң уртак балаларын алып, билгесез юнәлештә китеп югалган. Надым шәһәрендә яшәүче әнисе улын узган елның ноябреннән бирле күрмәгән. Элекке ирен төрлечә үгетләп караса да, ир баланы кайтарырга теләмәгән.
Суд, малай әнисе белән яшәргә тиеш, дигән карар чыгарган. Ярмәкәй районы суд приставларына баланы әнисенә тапшыру буенча эш йөкләтелгән. Кечкенә малай әнисен бик сагынса да, әтисе суд карары белән килешми. Нәтиҗәдә, бер генә юл кала - баланы әтисеннән мәҗбүри алу.
Шулай итеп, Ямал-Ненец автономияле округының суд приставлары, опека органнары һәм балалар психологы белән бергә Башкортстан приставлары бу эшне башкарган. Ниһаять, баланы әнисенә тапшырдылар.
Фото: bashinform.ru