"Хатыным белән аерылыштык, 14 яшьлек кызыбыз бар. Кызым белән еш очрашам, нигездә - минем инициатива буенча. Элекке хатыным белән мин аралашмыйм, ул мине күралмый. Соңгы вакытта кызымны миңа каршы котырта башлады. Имеш, мин - бик начар кеше, минем туганнарым да шундый икән. Имеш, мин кызым белән беркайчан да кызыксынмаганмын, аның турында туганнарым да оныткан. Әйе, хатын бергә яшәгән чакта да баланы әти-әнием белән аралаштырмады. Шуңа алар оныкларын бик яхшы белми дә.
Хәзер кызым миңа "начар әти" булуым өчен ачулана, миннән һәм минем туганнарымнан мирас алырга теләвен белдерә, чөнки аның моңа тулы хокукы бар. Әнисенең сүзләрен кабатлавы сизелеп тора. Әниемнең бөтен акчасын алып, мине "кара исемлеккә" кертеп куярга тели.
Шулай итеп, соңгы 3 айда мөнәсәбәтләр тәмам бозылды. Инде аның белән аралашырга теләмим. Баланың башын чын-чынлап бутадылар. Нишләргә дә белмим. Мин һәм туганарым бик начар кешеләр, бары тик әнисенең якыннары гына әйбәт булып чыга. Бар белгәне - миннән акча сорау.
Хатын белән аерылышсак та, кызыма әти буласым килгән иде. Инде нишләргә? Хата миндәме?"
Хат авторына нинди киңәшләр бирер идегез?
Фото: ufa.rbc.ru