50 ел элек гаилә учагы кабызып, бүген дә иңне-иңгә куеп яшәүче Касыймовларның бер-берсенә ихтирам-хөрмәт күрсәтеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәүләре соклану хисләре уята. Әйе, бу гаилә чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек! Ярты гасыр – кеше гомере өчен генә түгел, тарих өчен дә шактый вакыт. Бер җырдагыча, “Гомер үтә, диләр, гомер үтми, без үтәбез гомер юлыннан”. Гомер юллары, һәр парныкы кебек үк, аллы-гөлле чәчәкләргә генә күмелмәгән аларның, сикәлтәләре дә булган. Ләкин, ихтыяр көчләренең ныклыгын, максатчанлыкларын, карашлары, уй-ниятләре берлеген тормыштагы авырлыкларга каршы куеп, барлык киртәләрне дә җиңеп барган алар. Нәҗибә Гыйлемхан кызы белән Рәсил Касыйм улы бүген шушы олы бәхетнең тәмен татып гомер кичерәләр.
Рәсил Касыйм улы – Төлгезбаш, ә Нәҗибә Гыйлемхан кызы Иске Мотабаш авылында туганнар. Рәсил абый биш бала арасында өлкәне була. 12 яшендә әтисез кала, шуның өчен бик яшьли өлкәнәеп, әнисенә ярдәмләшергә туры килә. Урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Казахстанга китә, һөнәри-техник училищега укырга керә. Өч елдан соң, слесарь-сантехник белгечлеген үзләштереп, туган авылына кайта. Ике ел Иске Казанчы урта мәктәбендә укый. Яшь, максатчан егетне Барахай авылына физкультура һәм хезмәт укытучысы итеп билгелиләр, әмма 12 көннән ул армия сафларына алына. Егет Ватан алдындагы изге бурычын ике ел Венгриядә намуслы үтәп, авылына кайта.
Хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты, хезмәт тәрбиясе укытучысы булып дәвам итә. Рәсил Касыйм улы Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә, әмма юлсызлык нәтиҗәсендә укуын ташларга туры килә. Мәкаләм герое укытучы эшен калдырып, Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәренә юллана, анда заводта оператор булып эшкә урнаша.
Нәҗибә, урындагы мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлап, Иске Казанчыда урта белем ала. Аннары абыйсы янына Свердловск шәһәренә китә. Җиңгәчәсе почтага үзе янына эшкә урнаштыра. Нәҗибә башта почтальонка булып эшли, ә кичке мәктәптә ике айлык курслар үткәннән соң, аны касса операторы итеп билгелиләр.
Ике яшь йөрәк Свердловск шәһәреннән Щучье Озерога кайтучы поездда таныша. Икесе дә ялга кайтып барган була.
– Екатеринбургтан Щучье Озерога кадәр – поездда, аннары тракторда кайттык, ә Иске Мотабаш авылына аны ат белән илтеп куйдым. Бер ел аралаштык, Первоуральсктан Екатеринбургка сөеклем янына еш барып йөрдем. Ә аннары инде гаилә учагы кабыздык, Первоуральск шәһәрендә яши башладык. Ул – почтада, мин заводта оператор булып эшләдек, – дип искә ала яшьлек елларын Рәсил Касыйм улы.
Ул вакытта Рәсил абыйның әнисе Сафра апа өлкән яшьтә була, шуның өчен яшь гаилә Төлгезбаш авылына күчеп кайта.
Яшь килен беренче көннән үк каенанасы белән уртак тел таба, аңа ихтирам, хөрмәт белән карый, шуңа да алар тату яши. Каенанасының Гөлҗамал исемле апасы Олы Күл авылында берүзе гомер кичерә. Изге күңелле Нәҗибә апа белән Рәсил абый аны үзләренә алып кайтырга карар итә. Менә шулай алар 36 ел бер-берсенә ярдәмләшеп яши.
Рәсил Касыйм улы һәм Нәҗибә Гыйлемхан кызы – фидакарь хезмәтләре белән авыл үсешенә саллы өлеш керткән тырыш, хезмәт сөючән гаилә. Һәрберсе үз юлын лаеклы, намуслы үткән: Рәсил абый витаминлы он эшләү агрегаты операторы булып башлап, төрле һөнәрдә (егерь, водитель, эретеп ябыштыручы) тәҗрибә туплый. Нәҗибә Гыйлемхан кызы да, үз чиратында, үзен төрле вазыйфаларда сыный, савучы да, кибеттә сатучы да булып эшли. Аның хезмәт уңышлары да билгеләнми калмый, ул һәрвакыт алдынгылар сафында була.
Авыр хезмәт тәмен татып, язмышларына зарланмыйча, уфтанмыйча эшләп яши Касыймовлар. Хезмәт төбе – хөрмәт, сабыр төбе – сары алтын, диләр. Бу гаилә дә бер-берсенә булган мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт, хәстәрлек, тырышлык белән ныклы. Касыймовлар, күркәм тәрбия орлыклары салып, ул һәм ике кыз үстерә. Кызлары Зөлфия Аскын авылында яши, ире Габдрәшит Нургали улы белән Аскын 1нче мәктәбендә эшлиләр, ике ул үстерәләр. Бүген алар – ике оныклары өчен яраткан дәү әти һәм дәү әни. Кызлары Чулпан гаиләсе белән Екатеринбург шәһәрендә төпләнгән, шәфкать туташы булып эшли. Ул да сөекле ире өчен – тугры тормыш юлдашы, ике улы өчен – хәстәрлекле әни. Уллары Ансар да гаиләсе белән шул ук шәһәрдә гомер кичерә, полиция майоры. Хатыны белән кыз һәм ул үстерәләр.
Бүген Нәҗибә Гыйлемхан кызы белән Рәсил Касыйм улы балалары, оныклары һәм туруннары уңышларына сөенеп яшиләр. Балалар авылга кадерлеләре янына еш кайтып йөри.
Нәҗибә Гыйлемхан кызы – искиткеч сабыр, зирәк акыллы, тыйнак хатын-кыз. Кулыннан килмәгән эш юк: бәйли, тегә, чигә. Уңган хуҗабикәнең өендә һәрвакыт чиста, тәртип, ихаталары иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Каенанасы һәм аның апасы белән яшәгәндә үзе дә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Догалар ятлый, намазга баса һәм менә 20 елдан артык инде дин кануннары буенча яши.
Барлык эшкә дә уңган Рәсил Касыйм улы – җәмәгатенең һәрьяклап терәге. Зур хуҗалык тоталар, күпләп мал асрыйлар. Әлеге көнгә кадәр умартачылык белән шөгыльләнәләр. Рәсил абый умарталарны, рамнарны һәм башка кирәк-яракны үзе эшли. Ул аучылык белән дә мавыга. Аеруча кыш көннәрендә урманда чаңгыда йөрергә ярата. Бу аңа тирә-юньдәге хозурлыктан ләззәт алырга, тормыш мәшәкатьләреннән арынырга ярдәм итә. Гадәттә, умартачылык, аучылык кебек мавыгулар, гаилә йолаларын саклап, буыннан-буынга күчә.
Бәхетле гаилә пары билгеләвенчә, яшьлектәге мәхәббәтне саклау авыр түгел. Тулы бәхет өчен бер-береңне аңлап, ихтирам итеп, килешеп, бердәм булып яшәү дә җитә.
– Безнең тормыш юлында да барысы да шома гына бармады, сикәлтәләре дә булды. Әмма сабырлык, зирәк акыл барлык сынауларны да җиңәргә һәм ярты гасыр килешеп, тату яшәргә ярдәм итте. Иң мөһиме – бер-береңне ишетә белү, кайгыда да, шатлыкта да бергә булу. Алтын туй – тулы бер тормыш, еллар дәвамында өлгергән хезмәт җимеше ул, – ди Касыймовлар.
Аларның шундый лаеклы, бәхетле, үрнәкле тормыш юлы үтеп, изге күңелле, күтәренке рухлы булып калуы сокландыра. Озак еллар дәвамында гаиләне алар кебек йөзек кашыдай кадерләп саклау – олы хезмәт ул!
Кеше гомерендә һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Ап-ак кышта гомер көзенә кергән Касыймовлар аның матурлыгын, ямен яшьлектәге мәхәббәтләренә тап төшермичә, бүген дә бер-берсенә сөю тулы карашларын төбәп, чөкердәшеп яшәүдә күрә.
Наилә Имаева.
Аскын районы.