Ирем белән танышканга 35 ел. Аллаһка мең шөкер, юлларымда миңа шундый ир очраган өчен. Миңа киңәш тә кирәкми, сөйлисем генә килә.
Сүзне ерактан башлыйм әле. Без кечкенә вакытта әти аракы эчәргә ярата иде. Ул аракы эчсә, безгә көн юк, күршеләргә кереп куну, мунчада утырып торулар күп булды. Бер әтидән качып мунчада утырганда (мин балалар бакчасына йөри идем әле), мин кычкырып елап: "И бер Аллам, миңа исерек ир бирмә, мине кыйнамасын, саран булмасын", - дип, кычкырып елаганмын. Әни әйтә иде, син елыйсын, сиңа карап мин елыйм, дип.
Миңа шундый ир очрады да. 35 ел элек студентлар дискотекасында таныштык, ярты елдан соң өйләнештек. Сабый баланың елап Аллаһы Тәгаләдән соравы тормышка ашты... Рәхмәт сиңа, жаныем, булганың өчен. Тормышыбызны 2 чемодан белән студентлар тулай торагыннан башлап жибәрдек... 90нчы елларда балалар үстердек. Бөтен әйбер дефицит иде. Ә бүгенге көн - җәннәт, Аллаһка шөкер.
Мин мәчеткә биргәнеңә мең шөкер дип әйтергә еш барам. Мине мактанып язган дип әйтмәгез, әйбәт ирләр дә бар, дип әйтәсем генә килде. Иремнең яхшылыкларын күп язып була, начар ягы - 35 ел яшәпп, 5 букет та чәчәк буләк иткәне юк. Мин эшләмим, выслуга буенча пенсиягә чыктым да, эшләтми, "ял ит", ди. Балаларның үз тормышы.
Кызлар, яхшы ирләр бар ул дөньяда... Сабый бала килеш сораганнарым тормышка ашты. Әни гомер буе әтидән (урыны җәннәттә булсын) кыйналып яшәп, әти үлгәч тагын 20 ел тыныч яшәргә иде, дип сораган иде. Әнием (урыны җәнәттә булсын) әтидән соң нәкъ 20 ел яшәде. Сорасаң, теләкләр кабул була. Тагын тигезлектә бик күп еллар яшәргә язсын иде, бер Аллам.
Фото: bashinform.ru