-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
27 март , 10:58

Хатын-кыз эшләргә тиешме?

Бүген күпчелек хатын-кызга хуҗабикә булу да җитә.

Хатын-кыз эшләргә тиешме?
Хатын-кыз эшләргә тиешме?

"Өч ел йөргән егетем куып чыгарды. Ике ел бергә яшәдек, бер ел элек укуны тәмамлап, эш таба алмыйча өйдә яттым, йорт эшләре белән булаштым. Үземә ошаган эш таба алмыйм, күңелгә ятмый. Ә үзем теләгән урынга алмыйлар, хәтта гипермаркетка сатучы итеп алмадылар. Эшсез ятып, бер ел узып та киткән.

Эшсез дә ятмадым инде, егетемне тәрбияләдем, ашарына пешереп, өй җыештырып узды вакыт. Квартплата түләргә вакыт җитсә, акча җитми, дип сөйләнә башлый иде...

Шулай итеп, авылга кайтып барам әле менә. Җәй авылда ятармын, җиләк сатып акча эшләрмен. Көз күз күрер әле. Әйткәндәй, гаиләне барыбер ир туендырырга тиештер инде ул. Апаларым бала карап өйдә ята, җизниләр эшли бит. Мин хаклымынмы?"

Хат авторына киңәшләрегезне языгыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: