+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
27 март , 10:45

Ләйлә Галиева: "Сез мине котлый аласыз!"

Котлар идек тә, җырчының күзләрендә бер шатлык та юк шул...

Ләйлә Галиева: "Сез мине котлый аласыз!"
Ләйлә Галиева: "Сез мине котлый аласыз!"

Җырчы Ләйлә Галиева социаль челтәрдә ире Рөстәм белән аерылышу турындагы таныклыгын күрсәтә.

"Сез мине котлый аласыз", - ди. "Моны күпләр "хайп" дип уйлады. Подписчиклар арттыру өчен дип. Юк, бу һәрбер гаиләдә була торган вакыйга дип әйтергә мөмкин. Кияүгә чыкканда аерылышырмын дип чыкмыйсың бит инде, матур итеп яшәрмен дип чыгасың. Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә инде. Шулай итеп, бүген мин документ алдым. Алга атлыйбыз, эшлибез, үсәбез. Безгә икебезгә дә шулай яхшырак булачак", - дип өсти Ләйлә.

Ире белән аерылышуы күптән билгеле булгач, Ләйлә Галиевага егетләрдән очрашу, кафега бару тәкъдимнәре дә еш килә икән. Аларга мөрәҗәгать итеп, җырчы болай дигән: "Хәерле көннәр, хәерле кичләр, уңышлы көннәр, дип язасыз. Зинһар өчен андый СМСлар белән вакытымны алмагыз. Минем кинога, кафега йөрергә вакытым юк, эш белән нык " загруженный". Игътибар бирәсегез килә икән, әнә, "доставка"лар эшләп тора, рәхим итеп җибәрегез..."

Рөстәмнән беркем дә бер комментарий да ишетмәде әле...

Фото: Ләйлә Галиеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: