Ул 18 ел бергә яшәгән ире Ян Абрамовны, аңа булган бурычларын түләмәгәне өчен, дөнья буйлап хәрәкәтен чикләүне таләп иткән булган. Әмма суд аны якламаган.
Ир белән хатын нәрсә бүлә соң? Эрерәк мөлкәттән - Лондонда фатир, Кипрда, АКШта, Франциядә, Монакода һәм Русиядә күчемсез милек, аннан кала, ир белән хатынның активларын 30 миллиард сумга бәялиләр. Ир элекке хатынына компенсация сыйфатында 2,5 миллиард тәкъдим иткән, әмма ул моннан баш тарткан.
Өч баланы ир тулысынча тәэмин итә, аларның матди хәле әти-әниләре бергә яшәгәндәге кебек кала. Тик менә миллиардларны бүләсе генә бар.
Әрчелмәгән бәрәңге тәмен белүчеләрнең исенә төшерик, 1 миллиард сумны күз алдына китерер өчен 1 миллионны унга, иллегә, йөзгә түгел, ә бер меңгә тапкырларга кирәк.
Фото: "Стар-хит"