+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
30 март , 08:35

Илле яшендә әни булган

Шушы көннәрдә Республика клиник перинаталь үзәгендә шатлыклы вакыйга теркәлгән: Уфада яшәүче хатын 50 яшендә беренче тапкыр әни булган.

Илле яшендә әни булган
Илле яшендә әни булган
Үзенең гадәти булмаган пациенткасы турында танылган Уфа акушер-гинекологы Станислав Иваха телеграм-каналында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бала табу табигый юл белән, бернинди катлаулануларсыз тәмамланган. Нәтиҗәдә дөньяга авырлыгы 2,5 килограммнан аз гына кимрәк булган малай туган.

Гүзәл ЭКО нәтиҗәсендә авырга узган. Бала үз вакытында туган.

"Хәзерге вакытта пациентка бала белән бергә, ана булудан ләззәтләнә һәм якын арада өенә кайтырга әзерләнә, — дип сөйләде табиб. - Асылда — бу героик гамәл - 50 яшьтә балага узу һәм мөстәкыйль рәвештә бала табу (гәрчә пациентка үз яшеннән шактый яшьрәк күренсә дә). Без яшь әнине сабые туу белән чын күңелдән котлыйбыз".

Иваха үзен «карт бала табучы» яки «"беренче бала табучы карт хатын-кыз" дип санаучыларга мөрәҗәгать итә. Ул 50дән соң тормыш бетә дип уйламаска һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга киңәш итә.

"Бала табуда "мин соң тудырдым“ дигән төшенчә юк. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Ә табибларның бурычы - сезгә бу авыр хезмәттә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү», - дип ассызыклый доктор.

Фото: "телеграм-канал Станислава Ивахи"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: