+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 апрель 2025, 05:28

"Штраф өчен ... кызларын бирмәделәр..."

"Әти-әни, апа-җизни белән кыз сорарга барган идек..."

"Штраф өчен ... кызларын бирмәделәр...""Штраф өчен ... кызларын бирмәделәр..."
"Штраф өчен ... кызларын бирмәделәр..."

"Исәнмесез. Үзем белән булган хәлне сөйләргә булдым.

Бу хәл 22 ел чамасы элек булды. Минем дус егет өйләнде, туенда мин шаһит булдым. Шаһит кыз күңелгә ятты бит әй. Шуннан без танышып матур гына йөреп киттек. Аралар ерак, бер районда яшәсәк тә, 70 км чамасы. Ярты елга якын очрашып йөргәч, кодалап барырга булдык, әти-әни, апам һәм җизнәм...

Шулай килеп кердек кыз яшәгән йортка, килерне алдан беләләр иде. Кызның атасы җизнәмә карап тик тора, сезне каядыр күргәнем бар, ди. Ярый түргә кереп утырдык, нинди йомыш белән йөрүебезне белдердек - КОДАЛАП. Юк, сөйләшү бармый, җизнәмә карап тик утыра бабай тиешле кеше. Җизни: "Әллә инде, мин бу якларда эш буенча яңарак булдым, йорт буенча электр челтәрен тикшереп, счетчикларны карадым", - диде. Кызның әтисе сикереп торды да: "Барыгыз чыгып китегез! Мин сезгә кызымны бирер эшем юк", - ди бит. Ни булды? Нинди хәл? - дип сорыйбыз. Җизнәм минем булачак бабама штраф салып чыккан булган, бик зур сумма... мутлыгы өчен.

Шулай, тау белән - тау гына очрашмый.... Кеше белән - кеше очраша икән... Җизнәмә, әйдә үзара сөйләшик, штраф салма дип үтенгән булган икән. Җизни аны тыңламаган да.

Аллаһка шөкер, мин дә, ул кыз да, үз ярларыбызны табып, яхшы яшәп ятабыз. Кемнең кем булырын кайдан гына беләсең инде".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас