Бер гасырлык гомер... Әйтүе генә җиңел. Шушы еллар эчендә тормышның ачысы да, төчесе дә татылган, авыр сугыш елларында ачлык та, ялангачлык та баштан узган, зур югалтулардан соң илне торгызу өчен ир-атлар гына башкарырлык авыр хезмәт тә хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Әйе, нәфис, гүзәл затларыбызга кечкенә генә иңнәрендә авыр тормыш йөген ай-һай күп тартырга туры килә. Шулай да алар күңел көрлеген, юмор хисен, оптимистик карашын югалтмый, барына риза булып яши белгәннәр. Шөкер, андый ак әбиләребез безнең арада бүген дә бар әле. Шуларның берсе – Салават шәһәрендә яшәүче Фатыйма апа Кантюкова 100 яшендә дә һәр туган таңга сөенеп, тормышны яратып яши.
Стәрлетамак районының Аллагуват авылында туып-үскән (ул авыл хәзер юк инде) Фатыйма Басыйр кызына озын гомере эчендә илебезнең төрле почмакларында яшәргә туры килә. Офицер хатыны буларак, ире кайда – ул да шунда була. Фазлый Шәрәфи улы отставкага чыкканнан соң, туып-үскән җирләре аларны үзенә тарта – гомерләренең шактый өлеше Салават шәһәре белән бәйле. Бүген инде Фатыйма апа, пар канатсыз булса да, ялгызы тү-
гел – кызы, оныклары, туруннарының кадер-хөрмәтенә төренеп яши.
Бик сирәк кенә кешеләрнең бәхетенә насыйп була торган бер гасырлык гомер үрен яулавы уңаеннан якыннары зур бәйрәм дә оештырган. Ә котлаулар әле булса дәвам итә. Без килгән көнне дә юбилярны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов тәбрикләп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Әйе, якыннарының кадер-хөрмәте, ныклы игътибары белән уратылган ул. Әле Уфа шәһәрендәге кызында яшәп ала, әле оныгы Рөстәм үзенә алып килә. Килене Гөлнара да нәнәсе янында бөтерелеп кенә тора. Әбекәйнең йөзгә җитүенең бер сере һәм сәбәбе әнә шул яхшы тәрбия инде, дип уйлап куйдым.
Фатыйма апа 1925 елның 1 февралендә күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Үзе әйтүенчә, балачакта әллә ни ачлык-ялангачлык сизмиләр. Ул вакытка беренче бөтендөнья сугышында катнашкан һәм әсирлеккә эләгеп, 6 елын тоткынлыкта үткәргән әтисе дә кайткан була.
Җиденче сыйныфны тәмамлау белән иптәшләре арасында активлыгы, чаялыгы белән аерылып торган 15 яшьлек кызны урындагы китапханәгә эшкә тәгаенлиләр. Партиянең район комитетына чакыртып, яшь кадрларны эшкә өйрәтәләр, шулай итеп китапханә мөдире вазыйфасын башкара башлый. Чәчү һәм урак чорларында кызга колхоз эшчәннәре алдында мәдәни чаралар үткәрү бурычы да куела. Шул ук вакытта комсомол ячейкасы секретаре да була.
– Инде өйрәнеп, рәхәтләнеп эшли генә башлаган идек, сугыш башланды, – ди Фатыйма апа. Бу хакта сөйләгәндә шул чорга әйләнеп кайткандай булды шикелле, күзләренә – яшь, тамагына төер тыгылды. – Ир-атларны сугышка алып киттеләр, барлык эш хатын-кыз, безнең кебек яшь-җилкенчәк иңнәренә калды. Өстәвенә, ачлык-ялангачлык. Үсмәгән игенне заемга яздырабыз. Чөнки әлегесе ашарга кирәк. Көзен, эш көннәрен исәпләп, шуны түлисең. Бер без генә түгел, бөтен ил шундый авырлыкларны кичерде. Ләкин бердәм булып, Җиңү көнен көтеп алдык, — ди әңгәмәдәшем, кулындагы гәзитне ачып.
Ә бу гади гәзит түгел, Фатыйма апаның җан дусты ул. Бөек Җиңүнең беренче көнендә — 1945 елның 10 маенда басылып чыккан әлеге “Правда” гәзитен Фатыйма Басыйр кызы кадерләп саклый, һәрвакыт үзе белән йөртә. Аның беренче битендә Иосиф Сталинның халыкка мөрәҗәгате басылган. Ул зур тәэсир көченә ия, андагы һәрбер сүз илебез, халкыбыз белән горурлык хисләрен чагылдыра. Күрәсең, Фатыйма апа да, аны еш кына укып, үзенә көч ала, башкаларга укытып, аларны да рухландыра.
Сугыш башлану белән яшь кыз, башка иптәшләре белән берлектә, Уфага мобилизацияләнә, биредә ул редакцияләрдә эшли, аннары аларны җир эшенә җибәрәләр – уңышны җыеп алгач, көз көне генә өенә кайтып керә.
– Авыл буш, ярлылык, эш юк. Уфада эшләргә һәм яшәргә өйрәнеп киткән идем. Нишләргә? Элек барыбыз да шәл бәйли идек, шул шөгылебезгә янә тотындык, – ди әбекәй. Кул эшләренә бик оста була ул, барлык авыл халкына киемнәр тегеп кидерә. Әйткәндәй, соңрак хезмәт биографиясе дә нәкъ шул һөнәр белән бәйле була.
Менә бервакыт шул бәйләм бәйләп утырганда йортларына, монда яшәүче туганнарының хәлен белергә дип, хәрби киемдәге бик чибәр егет килеп керә.
– Ул вакытта миңа карамады да шикелле. Сөйләштеләр дә саубуллашып чыгып китте. Ә икенче көнне килеп, кулыма алтын йөзек кидерде. “Мин сине иртәгә алырга киләм”, – дип, икенче көнне мине үзенең туган авылына – Кантюковкага алып кит-
те, – ди Фатыйма апа кияүгә чыгу тарихын искә төшереп.
Чоры да шундыйрак булгандыр инде, ризасызлык белдерү, көйләтеп тору турында сүз дә юк, хәтта хисләрен сынау мөмкинлеге дә булмый. 1945 елның 9 ноябрендә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәләр. Чөнки Бөек Ватан сугышын үткән хәрби офицер, артиллерист Фазлый Кантюковка хезмәт урынына китәргә вакыт җитә. Соңыннан ачыклануынча, егет уңган, чибәр кызны күптән күзләп куйган булган. Фатыйма да, төскә чибәр, акыллы итеп сөйләшкән, күкрәген орден-медальләр бизәгән фронтовик егеткә тәү караштан гашыйк була.
– Ялтырап торган итек, өр-яңа матур кием, үзе шундый чибәр – моңа мин генә түгел, башка кызлар да каршы тора алмас иде, – ди Фатыйма апа елмаеп.
Әлбәттә, хәрби кешенең тормыш иптәше булу бик җиңелдән булмый. Ләкин шул чор хатын-кызларына хас булган сабырлык, төрле вакыйгаларга яраклаша белү һәм иң мөһиме – бер-берсенә булган мәхәббәт аларның гаиләсенең ныклы нигезен билгели.
Өйләнешкәч тә берничә көннән гаилә башлыгы, яшь кәләшен әти-әнисе йортында калдырып, хезмәт урынына юллана. Күпмедер вакыттан яшь хатынын да үзе янына чакырып ала. Гомерләренең күп өлеше Көнбатыш Украина, Белоруссия белән бәйле була. Аннары хәрбине янә Германиягә озаталар – күпмедер вакыт аларга тагын аерым яшәргә туры килә. Хәрби хезмәт, көндәлек мәшәкатьләр арасында, тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы кызлары туа.
Кызганычка каршы, бала кайгылары да урап узмый Кантюковларны – беренче сабыйлары тугач та вафат булса, Светлананы да яман чир бу дөньядан бик иртә алып китә. Ә үзенең озын гомерле булуының серен ул һәрвакыт елмаеп яшәүдә күрә. “Ачулансалар да, мин һәрвакыт елмаям. Бервакытта да кеше белән талашканым булмады. Сабыр булырга кирәк: тормыш һәрнәрсәне барыбер үз урынына куя”, – ди әбекәй.
Ырынбур якларында да күпмедер вакыт яшәп алырга туры килә аларга. Офицерлар йортында алар өчен барлык мөмкинлекләр булдырыла. Биредә ул үзенең тегү-бәйләү кебек һөнәрләрен чарлый, махсус курслар тәмамлый. Иренең хезмәте тәмамланып, 1962 елда Салават шәһәренә кайтып төпләнгәч, хуҗабикәнең яраткан эшен башкару мөмкинлеге туа – Фатыйма Басыйр кызы 18 ел ательеда эшли. Барлык Салаватны киендерәләр. Шул ук вакытта төрле конкурсларда катнашырга да вакыт таба һәм аларда җиңү яулый. Намуслы хезмәте өчен югары бүләкләргә лаек була.
Балаларына лаеклы белем һәм тәрбия бирә, аларга кечкенәдән үзләрен төрле өлкәләрдә сынап кару мөмкинлеген тудыра Кантюковлар. Бүген шуның татлы җимешен татып, кызы Рәйсәнең күңел җылысын тоеп, оныклары Рөстәм, Илдар, Константин һәм туруннары Тимур, Сафия, Амелиянең уңышларына сөенеп яши юбиляр.
– Олы яшьтә булуына карамастан, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар: телевизор карый, гәзитләр укый – ил-дөнья хәбәрләрен күзәтеп бара. Безнең тормышыбыз белән дә кызыксынып тора, кирәк икән киңәшен дә бирә. Без дә аның һәр сүзенә колак салабыз, чөнки ул безгә бар яклап та үрнәк. Туры сүзле, көчле рухлы ул. Картәниебез кунакка килгән вакытта йортыбыз тылсымлы энергетика белән тула: иң тәмле ашларыбызны пешерәбез, туруннары белән җырлап та, биеп тә алалар – чын бәйрәм тантана итә. Шуңа мондый вакытларны көтеп алабыз, – ди килене Гөлнара Рәфис кызы.
Килене әйтүенчә, колагы начар ишетү сәбәпле, телевизорны ул наушниклар ярдәмендә тыңлый. Шулай ук иң яраткан бер шөгыле – кроссворд чишү. Күрәсең, хәтере яхшы булуга әнә шул да ярдәм итәдер. 100 яшьтә булса да, тормыш сулышын тоеп яши, заман белән бергә атлый әбекәй.
– Балаларың, якыннарың янәшәсендә булып, аларның яратуын тоеп яшәү – зур бәхет ул. Мин шундый бәхетлеләрнең берсе, – ди Фатыйма Басыйр кызы. – Кайда барсам – сый-хөрмәт. 100 яшемдә дә үз аякларымда йөрим. Ходай шуннан мәхрүм итмәсен, – ди шатлыклы елмаю белән.
Әйе, ветеранның һәр көне балаларын, оныкларын, туруннарын барлаудан, аларга изге теләкләр теләүдән башлана. Акъәби һәр мөһим вакыйганың үзәгендә булырга тырыша. Дини китапларны күзлексез укый, яраткан шөгыле – тегүдән дә аерылмый. “Тишелгән, сүтелгән кием-салым күрсә, энә-җебен ала да, тегеп тә куя. Эшләп кенә торасы килә аның. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга да өлгерә”, — ди Рәйсә Фазлый кызы.
Фатыйма әбине күргәч тә, әңгәмә барышында да аңа сокланып, “Сөбханаллаһ, машаллаһ” дип кенә утырдым. Аның кебек Аллаһы Тәгаләнең бер гасырлык гомер дигән бүләгенә ия булган, колагы ишетә, күзе күрә торган, зиһене балачагыннан алып бүгенге көнгә кадәрге вакыйгаларны сеңдереп баручы, кайгы-хәсрәтләр күрсә дә, нык булып кала алганнар республикабыз буйлап та бармак белән генә санарлык бит.
Арабызда йөзьяшәрләр күбрәк булсын иде әле! Сөйкемлелеге йөзенә чыккан, ак һәм пакь күңелендә бары изгелек кенә яшәгән Фатыйма әби кебек кешеләр – аяклы тарих бит. Алар буыны күргән авырлыклар, кичергән михнәтләр йөзләренә буй-буй буразналар сызса да, алар тормыштан канәгать булып, һәр туган таңга сөенеп, рәхмәтле булып яши. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.