+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 апрель 2025, 08:17

Гомер еллары алтынга төрелгән!

Татьяна һәм Таһирҗан Талиповлар бәхет ачкычын бер-берсенә булган зур ихтирам һәм сөю-сәгадәттә тапкан

Бу дөньяда һәркемнең үзенә генә хас үзенчәлекле яшәү темпы була. Бу үзенчәлек буыннан-буынга, ата-анадан күчәргә, табигать бүләге булырга мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Алар барлык тырышлыгын, осталыгын, яшәү дәртен яраткан хезмәте белән бәйли, сайлаган һөнәренә тугры кала. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янәшәсендә тою да андыйларга алга таба ныклы адымнар белән атларга көч өсти. Аскын районының Кышлау-Елга авылында яшәүче, бар булмышлары белән тирә-юньгә изгелек, нур таратучы Талиповлар гаиләсе – нәкъ шундыйлардан.

Гомерләренең һәр көненә сөенеп яшәгән Татьяна Кабиоковна һәм Таһирҗан Шакир улы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Кышлау-Елга авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфат Гатин, алтын парны котлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның истәлекле бүләген тапшырды. Ярты гасыр бергә гомер итеп, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, тормыш юлын шатлык-куанычта да, кайгы-хәсрәттә дә җитәкләшеп үткән шундый парларыбыз булуы авылга ямь һәм иң мөһиме – дәрәҗә өсти. “Гаилә ныклыгы – ил ныклыгы” дип юкка гына әйтмиләр бит.

Кышлау-Елга авылының сөлектәй егете Таһирҗан, урындагы мәктәпне тәмамлап, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, хезмәт эшчәнлеген “Ударник” колхозында тракторчы булып башлый. Дуван авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеген үзләштергән Татьяна шул вакытта Кышлау-Елга авылына юллама буенча эшкә килә. Таһирҗан Тәтешле районының Әрибаш авылы сылуына бер күрүдән гашыйк була. Яшьләр аралаша, очраша, ә аннары инде бер-берсенә кирәк-терәк булып яшәргә вәгъдәләр биреп, гаилә учагы кабыза. Колхоз идарәсе яшь, уңган белгечләргә, актив үзешчән артистларына зурлап, гөрләтеп комсомол туе үткәрә. Йорт салып чыгалар. Бәхетләрен тулыландырып, беренче мәхәббәт җимешләре – кызлары Эльмира дөньяга аваз сала. Аннары гаиләгә тагын да ямь өстәп, кызлары Лариса туа.

Яшьлек дәрте ташып торган Талиповлар гаиләсе бәхетен Казан шәһәрендә сынап карарга була һәм куйган максатларына, теләкләренә ирешә дә. Биредә төпчекләре Альбина туа.

Таһирҗан Шакир улы – “Татнефтепроводстрой” җәмгыятендә, Татьяна Кабиоковна төзелеш институтының шифаханә-профилакториенда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Күпьеллык фидакарь хезмәтләре лаеклы бәяләнә – күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Шул чорда күпбалалы гаиләгә “Татнефтепроводстрой” җәмгыяте өч бүлмәле фатир да бирә.

Татьяна Кабиоковна – уңган хуҗабикә: тегә, чигә, бәйли, телеңне йотарлык тәмле ризыклар пешерә. Аның күргәзмәләрдә йөзек кашы булган, күз явын алырлык кул эшләнмәләрен хәтта Казан телевидениесеннән дә күрсәтәләр. Хәстәрлекле әни шушы һөнәрләрен кызларына да өйрәтә. Кызлар, шәһәрдә үссә дә, саф татарча сөйләшә, тегә, чигә, бәйли, пешеренергә бик оста. Әйткәндәй, удмурт милләтле Татьяна Кабиоковнаның өч кызы да урыс, татар, удмурт телләрендә иркен сөйләшә.

Таһирҗан Шакир улы гаилә өчен җан атып торган тырыш, егәрле тормыш юлдашы, сөеклесе өчен ышанычлы таяныч, таулар күчерергә әзер торган ир булып чыга. Ул Уренгой – Помара – Ужгород магистралендә, Урал тауларыннан Ерак Көнчыгышка кадәр газ торбалары сузу эшендә катнаша. Олы ихтирамга, хөрмәткә лаек Таһирҗан Шакир улы бу эшкә 44 елдан артык гомерен багышлый.

Бүген кызлары, үзаллы тормыш корып, Казан шәһәрендә яши. Аларның да тату, эшсөяр гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Оныклары Камилла, Илья, Рөстәм, Руслан, туруннары Марк – Таһирҗан абый белән Татьяна апаның олы куанычы, шатлыгы.

– Гаиләдә өлкән бала буларак, әти-әниемә мәхәббәт һәм чиксез рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. 50 яшьтә булуыма карамастан, үземне әле дә нәни кызчык итеп тоеп яшим, чөнки янәшәмдә терәк булучы, сөю-назга күмеп яшәүче әти-әнием бар, – ди зур горурлык белән өлкән кызлары Эльмира. – Туган оябызга кайчан гына кайтсак та, матур итеп каршы алалар. Алардагы изгелек, ихласлык, кешелеклелек һәммәбезгә дә яшәү көче бирә, иртәгәсе көнгә ышанычыбызны арттыра. Сөеклеләребезгә күркәм бәйрәмнәрендә сәламәтлекнең корычтаен, кояш нурларының иң җылысын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен, дөньяның барлык матурлыгын, шатлыкларын, аклыгын, сафлыгын, балаларының, оныкларының ихтирамын, игътибарын тоеп яшәргә язсын. Һаман шулай безгә терәк булып, сандугачлар кебек сайрашып бергә яшәргә Ходай насыйп итсен!

Яратып өйләнешеп, илле ел шушы саф хисләрне каралтмый саклаган, картлыкларын иңне-иңгә куеп каршылап, бүген дә күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче бәхетле пар белән сөйләшү – үзе бер җан рәхәте.

– 50 ел гомер – бик зур вакыт. Өч бала үстерергә дә, хезмәт йөген намуслы тартырга да каян көч-дәрман алдыгыз? – дигән сорау бирәм матур парга.

– Әлбәттә, гаиләдән! – дип җавап бирә алар бертавыштан. – Бер-береңне ихтирам итсәң, бер-береңә рәнҗетерлек сүзләр әйтмәсәң, тырыш һәм уңган булсаң, яшәүләре күңелле бит ул. Ә безнең үзебезгә тормышны ярату, оптимист булуыбыз һәрчак ярдәмгә килде. Авырлыклар килгәндә башыбызны түбән иеп, төшенкелеккә һич бирешмәдек – сабырлык белән үткәреп җибәрергә тырыштык.

Гаиләле булу, тигезлек белән яшәү – зур бәхет. Менә әле балаларыбыз, оныкларыбыз парлашып-гөрләшеп килеп керә, өйдә ямьле, күңелләр тыныч. Яшьләргә шуны әйтер идек: гаиләдә низаг-фәләне дә, үпкәләшү дә булмый калмас, сабыр булыгыз, бер-берегезгә хөрмәт белән багыгыз һәм кирәк чакта юл куярга өйрәнегез.

Ярты гасыр яшәү дәверендә авырлыкларны иңнәрендә горур күтәреп, булганына шөкер итеп, мәхәббәтләрен бер-берсенә биреп, әнә шулай тыныч кына яшәп, гомерләренең алтын мизгеленә дә аяк баскан алар. Әмма олыгая барган саен мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә, тагы да арткан, баеган гына.

Тик гомер итү өчен нинди генә уңайлы шартлар булдырылмасын, туган як барыбер үзенә тарта. “Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, – дип юкка гына әйтмиләр бит. Шулай итеп, туган җирләренең чын патриотлары булган Талиповлар гаиләсе дә биш ел элек Кышлау-Елга авылына кайтып төпләнә. Биредә якташларының ихтирам-хөрмәтенә төренеп, балалары, оныклары уңышларына сөенеп гомер кичерә.

Олы кешенең гомере – үзе бер тарих, ә фикере алтын бәрабәренә тиң хәзинә бит ул. Талиповлар бүген үзләренә генә хас матур яшәү сере белән гомер йомгагын сүтә.

Наилә Имаева.
Аскын районы.

Читайте нас