+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 Май 2025, 07:39

"Илдар белән нык әрләштек"

Гузәл Уразова белән Илдар Хәкимов мөнәсәбәтләрен ничек саклап калган?

"Илдар белән нык әрләштек""Илдар белән нык әрләштек"
"Илдар белән нык әрләштек"

Бу хакта Гүзәл үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Төрле вакыйгалар була. Мөнәсәбәтләрне ихлас мәхәббәт хисе генә саклап кала ала. Беркөнне Илдар белән нык әрләштек. Дөресен генә әйткәндә бер дә юктан гына килеп чыкты. Аллаһка шөкер, кире дуслаштык. Мөнәсәбәтләр бәллүр савыт кебек, бик кадерләп кенә саклап торасы. Сезнең дә булгалыйдыр ич? «Юк», – дигән кешегә ышануы авыр», – дип яза ул дуслашканнан соң сөю турындагы җырга салынган видеоларын куеп.

Комментарийларда «талашабыз да дуслашабыз» кебек комментарийлар күп. «Сез – мәхәббәт бар икәненә кечкенә генә булса да ышаныч тудыручы бердәнбер пар. Бер-берегезне саклагыз», – дип язган мәхәббәткә ышанычын югалткан берәү.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас