Арина исемле кызның анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырган.
Арина колледжның "Эш башкаручы" белгечлеге буенча беренче курс студенты инде. Ул үзен җаваплы укучы буларак таныткан. Тәрбиячеләр, Арина иҗатны ярата, ризыкларны оста әзерли белә һәм изге йөрәкле, ди.
Тулырак мәгълүматны Уфада 8 (347) 218-03-62 номеры буенча белергә була.