

"Озак уйлаганнан соң сезгә язарга булдым.
Ялгыштым мин, арытаба нинди намус белән яшәргә икәнен белмим. Мине биатам көчләде... Ул көнне өйдә берүзем генә идем. Моның турында беркемгә дә әйтмәдем. Соңрак ул хәл һәрвакыт була башлады. Ирем читтә эшләп йөри. Шунда берәрсен табып, аннан котылсам иде, дип телим. Яратмыйм мин аны, әтисен яратам. Читкә качып китикме әллә, дип уйлыйбыз.
Улым бик нык иремә охшаган. Ул иренемнең энесе була... Бу хакта иремә әйтимме икән? Аптырыйм, белмәве хәерлерәк булырмы әллә?!"
Язмышмы бу? Ялгышлыкмы?
Фото: bashinform.ru