+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
21 Май 2025, 13:13

"Ирем үлгәч, бианай куып чыгарды"

"2 һәм 4 яшьлек балалар белән урамда калдым..."

"Ирем үлгәч, бианай куып чыгарды""Ирем үлгәч, бианай куып чыгарды"
"Ирем үлгәч, бианай куып чыгарды"

"Минем ирем 28 яшендә вафат булды. Йокларга яткан җиреннән иртән уянмады. Кулымда 2 һәм 4 яшьлек ике бала калды. Әти-әнием - күрше республикадан. Әти инвалид, урын өстендә ята иде. Алардан ярдәм көтү турында уйламадым да.

Ирем үлгәндә кайнана да, кайната да яшь иде әле. Кайнанам бик усал булды. Иремнең 7сен уздыруга өйдә артык кашык асрый алмыйм, үз көнеңне үзең күр, дип балаларым белән мине куып диярлек чыгарды. Еламаган көнем-төнем булмады. Түздем. Ходайдан көн саен шул балаларымны ризыксыз калдырма, зинһар, дип ялвара идем. Аллаһ мине гел ишетте, эшсез тормадым. Эшләгәч, акча да аз булса да кереп торды. Башта бер әбидә йортның яртысын снимать иттек. Мин эштә вакытта әби балаларга күз-колак булды. Аннары үзебезгә йорт алдык.
Кияүгә чыкмадым. Балалар да үсте. Инде оныкларым да зур үсеп килә.

Кайнананың икенче килене урыс иде. Бәйрәмнәрдә генә янына килеп киткәләделәр. Оныкларын күрмәде дә диярлек.
Кызы начар юлда булды, 25 яшендә төрмәгә эләкте. Шунда ниндидер чир эләктереп үлде.

Кайнана хәзер ялгызы гына яши. Камыр ризыклары пешергән саен хәерем булсын дип илтәм. Аңа күз яшьләрсез карарлык та түгел. Ходай бар бит. Аның каршында җавап бирәселәр бар әле".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас