+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 Май 2025, 13:55

Парлы яшәү – парлы бәхет ул

Әлшәй районының Түбән Әврез авылында туган Гомәр Мөхәммәдияров күптән түгел күркәм юбилеен билгеләде.

Парлы яшәү – парлы бәхет улПарлы яшәү – парлы бәхет ул
Парлы яшәү – парлы бәхет ул
Сугыш башланганда аңа нибары бер яшь була. Әтисе фронтка алына. Балачагы сугыштан соңгы авыр еллардагы яңа сынау, яңа кыенлыклар белән тулы чорда үтә. Шунысы куанычлы: әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Авылда яшәгән малай көндез мәктәптә белем алса, кичләрен әти-әнисенә йорт эшләрендә ярдәм итә.

Гомәр абыйның хезмәт юлы бик иртә башлана. Ундүрт яшендә инде ул Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. Махсус урта белем алганда бүленеп, Ватан алдындагы хәрби бурычын үти, өч ел Камчатканың кырыс шартларында флотта хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач, 12нче Дәүләкән авыл хуҗалыгы училищесында укуын дәвам итә. Кулына һөнәрчелек дипломы алып, Гомәр Мөхәммәтрәхим улы туган авылына кайта.
Башта ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ә 1964 елда аңа “Т-74” тракторы штурвалын ышанып тапшыралар. Ә 1975 елдан куәтле “К-700” колхоз кырларын эшкәртүдә аның тугры ярдәмчесенә әйләнә.
Хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшенә тугрылыгы нәтиҗәсендә күпсанлы бүләкләргә лаек була. Октябрь Революциясенең 70 еллыгына багышланган социалистик ярышта зур казанышлары өчен – Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1981, 1988 һәм 1989 елларда тапшырылган дипломнар – барысы да аның авыл хуҗалыгына керткән зур өлеше турында сөйли. 1995 елда Башкортстан Президенты указы белән Гомәр Мөхәммәдияровка “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
2000 елда лаеклы ялга чыккач та ул бөтен гомерен багышлаган эшеннән читкә китми – трактор паркына сакчы булып урнашты. Аның күпьеллык хезмәте “Хезмәт ветераны” медале белән билгеләнде. Шуны әйтергә кирәк: Гомәр Мөхәммәтрәхим улының тормышы – җиргә һәм халыкка намуслы хезмәт итү үрнәге, хезмәт сөючәнлек һәм үз эшеңә тугрылык гәүдәләнеше ул. 85 яшьтә булуына карамастан, ул әле дә көч һәм дәрт белән тулы. Вакыт аның өстеннән хакимлек итми бугай. Ул теләсә нинди эшкә рәхәтләнеп тотына һәм иҗтимагый тормышта актив катнаша. Аның озын гомер һәм рухи күтәренкелек сере гади: тормышка мәхәббәт, ышаныч һәм даими хәрәкәт. Ул кул кушырып утырмый, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә.
Әйткәндәй, Гомәр Мөхәммәтрәхим улы тугры тормыш юлдашы итеп үзе кебек эшчән кызны сайлаган. Гафия Галим кызы да – гади хезмәт кешесе, аның тормышы да тугрылыкка, хезмәт сөючәнлеккә һәм үз җиреңне яратуга нигезләнгән. Гафия уналты яшендә колхозның ындыр табагында эшли башлый. Аннары яшелчә-жимеш бакчасына эшкә күчә. Егерме елдан артык ул анда кешеләргә шатлык һәм сәламәтлек бирә торган җимешләр үстергән. 1987 елдан Гафия Галим кызы уналты ел теш табибының санитаркасы була. Аның да хезмәте лаеклы бәяләнде: күкрәгендә “Унынчы бишьеллык ударнигы” билгесе балкый, “Хезмәт ветераны” медале намуслы хезмәт символы булып тора.
Гомәр абый белән Гафия апа, шатлык һәм сынаулар белән тулы озын гомер юлы үтеп, апрельдә бриллиант туйларын билгеләделәр. Бер-берсенә тугры булып, дүрт балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерделәр.
Еллар сынавына бирешмичә 60 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Үткәннәре күркәм, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас