+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
28 Май 2025, 10:00

Тол хатын кияүгә чыга аламы?

"Күпме вакыттан соң чыга ала?"

Тол хатын кияүгә чыга аламы?Тол хатын кияүгә чыга аламы?
Тол хатын кияүгә чыга аламы?

"Иремдә онкология таптылар. Озак авырды. Соңгы елларда, аның сызлануын ишетеп, чәчем агарып бетте. Яңа елдан соң мәрхүм булды.

"Болай интеккәнче үлүем яхшы. Мин үлгәч, икенчегә кияүгә чыгасыңмы? Чыга күрмә, бик-бик авыр булачак", - дип кабатлады соңгы елларда. Ул чакта болай да хәлем авыр иде. Нинди ир?! Бер туйганчы йокларга иде, дип хыялландым. Иремә дә башкача кияүгә чыкмаячакмын, дип сүз бирдем. Балалар да, эшең бар, яшә рәхәтләнеп, киноларыңны кара, ди иде. Үләр алдынна да, "башкача кияүгә чыкмыйм, дип әйткәнеңне онытма", диде.

Язын кунакта мәктәп елларында дуслашкан кешемне очраттым. Бергә яши башлаганны сизми дә калдык. Барысы да әйбәт, мин яратам һәм яратылып яшим. Тик, мәрхүм ирем төшемә кереп, бик саташам. "Алдадың мине", дип, кулымнан сөйри. Нишләргә дә белмим. Бик авыр. Әлеге сөеклем: "Күп уйланасың, шуңа төшеңә керә", - ди.

Догалар да укытам, хәер дә бирәм. Мин аны ничә ел карадым, бәхеткә хаклымын бит? Өлкән улым да: "Әти үлгәч, бер ел да тормадың", - дип үпкәли. 40 көн үткәч тә ярый, диләр бит, ә мин өч айдан кияүгә чыктым. Бәлки, чыннан да, нык уйланамдыр, әллә мәрхүмнең рухы тынычлана алмыймы, ә мин алдакчы булып чыгаммы? Берәр белгән кеше шушы сорауларыма җавап бирсен иде!"

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас